Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Урта Әләзән мәхәлләсе бер мөфтияттән икенчесенә күчә


Урта Әләзәндәге 44нче мәхәллә Равил Гайнетдин мөфтиятенә керү өчен тавыш бирә

Урта Әләзәндәге 44нче мәхәллә Равил Гайнетдин мөфтиятенә керү өчен тавыш бирә

Урта Әләзәндә мөфти Тәлгать Таҗетдинга караган мәхәллә Равил Гайнетдин мөфтиятенә күчмәкче. Хакимият аларны РАИС оешмасына кертү яклы.

Татар авылларыннан иң зур авыл дип саналган һәм 10 меңнән артык халык яшәгән Урта Әләзәндәге бер мәхәлләдә инде бер елдан артык шау-шу дәвам итә. 44нче мәхәллә дип аталган бу мәчет Русия үзәк Диния нәзарәте, ягъни мөфти Тәлгать Таҗетдинга карый. Моннан тыш авылда тагын бер мәхәллә рәсми рәвештә әлеге мөфтиятнеке санала, гәрчә Уфа белән бернинди элемтәдә булмаса да, чөнки монда Таблиги-җәмәгать кешеләре гыйбадәт кыла. Ә калган сигез мәчет Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә караган Пенза өлкәсе дини нәзарәтенә (мөфти Ислам Дашкин) керә.

Бу көннәрдә әлеге 44нче мәхәллә Таҗетдин мөфтиятеннән чыгып Гайнетдинныкына, ягъни аның Пензадагы мөфтие Ислам Дашкинга күчү карарына килә. Моның сәбәпләре турында мәхәлләнең юристы Ирек Биккинин белән сөйләштек.

- Ирек әфәнде, мәхәлләнең Равил Гайнетдин мөфтиятенә күчү нияте нидән килеп чыкты?

Яшел түбәтәй кигән Кязыйм Якупов мәчеттә шау-шу чыгара

Яшел түбәтәй кигән Кязыйм Якупов мәчеттә шау-шу чыгара

- Монда инде бер елдан артык буталыш бара. 44нче мәхәлләдә имам булып мөфти Аделша Юнкин торды. Ул кайбер ямьсез гамәлләре белән халыкны үзеннән читләштерде. Аның урынына имам булып Әбүбәкер Бикмаев булмакчы иде. Ул үз вакытында Тәлгать Таҗетдинның урынбасары да булып торган кеше. Уфада ниндидер начарлыклар эшләү сәбәпле, Таҗетдин аңа бу мәчеттә имамлыкка рөхсәт бирмәде. Узган җәйдә халык чыдамыйча Аделша Юнкинны куып җибәрде. Аның урынына Али Якупов дигән яшь имам-хатыйбны куйдылар. Ул Коръән хафиз, белемле яшь кеше. Халык аны яратты. Әмма Җәфәр Бибарсов, Кязыйм Якупов, Гаяз Янгуразов дигән мәхәллә кешеләре мәчетне үз кулларына төшермәкче булган. Анда керә торган акчаларга кызыккан.

Монда әле тагын көч структураларының үз мәнфәгатьләре бар. Алар имам итеп Әбүбәкер Бикмаевны куймакчы. Ул күптән түгел төзелгән Әсият Уразаев мөфтиятенең кешеләре белән бик дус тора. Бу Уразаев мөфтияте РАИС структурасына карый. Алар яшерен рәвештә өч мәхәллә төзеп үзләренә бер мөфтият оештырды. Шул мөфтиятне ике атна эчендә диярлек бик тиз генә теркәп тә куйдылар.

30 апрельдә район башлыгы, юстиция министрлыгы идарәсе, Пенза өлкәсе хөкүмәтеннән, авыл хакимиятеннән вәкилләр Җәфәр Бибарсов кафесында җыелып Али Якуповны имамлыктан төшерү һәм аның урынына Әбүбәкер Бикмаевны имам итеп кую, ә Кязыйм Якуповны мәхәлләнең рәисе итеп кую карарын чыгарлар. Әлеге документларны юстиция идарәсенә тапшыралар. Ләкин монда 44нче мәхәлләнең рәсми исемлегендә булган 102 кешедән 17 кеше генә була. Шуннан бу җыелыш, анда нинди генә зур түрәләр булмасын, легитим җыелыш түгел.

- Бу хәлне мәхәллә халкы беләме соң?

- Моны халык белеп алгач, Али Якупов юстиция идарәсенә бу җыелыш кануни түгел дигән хат яза, чөнки рәсми исемлектәге кешеләрнең яртысы да бу җыелышта булмый бит.

Шуннан 10 майда җомга намазыннан соң, Али Якупов халыкка кайбер кешләрнең аны канунсыз рәвештә имамлыктан төшерергә тырышулары турында хәбәр итә, бу ыгы-зыгыда катнашкан сигез кешене мәхәлләдән чыгарырга булалар. Әлеге җыелыш барышында Кязыйм Якупов белән Гаяз Янгуразов: “Син инде имам түгел, кит моннан” дип кычкырырга тотыналар. Мәчеттә каты тавыш куба, аларны чыгып китәргә өндиләр. Тегеләр һич тынычланмый. Нәтиҗәдә, җиде минуттан артык боларны тынычландырырга тырышкач, халыкның ачуы чыгып боларны көчләп мәчеттән куып чыгарлар. Кязыйм Якупов белән Гаяз Янгуразов тагы ике кат мәчеткә йөгереп керәләр, әмма аларны тагы да чыгарып җибәрәләр.

Җыелыш дәвам итә һәм анда Тәлгать Таҗетдин мөфтиятеннән чыгу карарына киләләр. Яңа шура, хисап комиссиясе сайлана. Шуннан соң мәчеткә полиция килеп җитә. Алар мөселманнарны Якупов белән Янгуразовка көч куллануда гаеплиләр. 40тан артык кешене ике көн рәттән сорау алуга йөртәләр. Берничә кешене хөкемгә тарту белән яныйлар. Хәзер мөселманнарга карата басым тагын да артыр инде.

- Басым элек тә бар идеме?

- Әйе, бар иде. Пензада барлык тотрыксыз мәхәлләләрне хакимият РАИС оешмасына кертергә тырыша. Мордовиядә инде моны күрдек. Анда андый мәхәлләләрне шул РАИС кешесе булган Фәһим Шәфиевнең мөфтиятенә керттеләр. Монда Асият Уразаевка кертмәкчеләр. Мөселманнарны бер-берсенә каршы куеп талаштырырга тырышалар.

Көч структураларына бу мәхәлләне ничектер Бөтенрусия мөфтияте (РАИС) күчерү кирәк. Тәлгать Таҗетдин мөфтиятеннән чыгып Равил Гайнетдинныкына күчүләре аларга инде һич кенә дә кирәк түгел. Ә мәхәллә халкы РАИСка беркайчан да кермәячәк.

- Хәзер бу мәхәллә инде Равил Гайнетдинга карыймы?

- Тәлгать Таҗетдинга инде белдерү, протокол кәгазьләрен җибәрделәр һәм документларны киредән теркәлү өчен юстиция министрлыгына тапшырдылар.

Әлбәттә, Али Якупов Тәлгать Таҗетдинга биргән сүзен бозарга теләмәгән иде. Ул анарга тыныч кына эшләрбез дип вәгъдә итте, ләкин Таҗетдин бернинди яклау күрсәтмәгәч халыкның ризасызлыгы артты. Алар инде әлеге мөфтияттә калырга теләмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG