Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

“Галимнәрне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк”


Галим Илдус Фатыхов "Тритикале" дип аталган ужым солысы белән

Галим Илдус Фатыхов "Тритикале" дип аталган ужым солысы белән

Татар галимнәрен берләштерү турында милләттәшебез, Ижау авыл хуҗалыгы академиясе галиме Илдус Фатыхов инде күптән уйланып йөри. Аны милләтебезнең киләчәге дә бик борчый.

Удмуртия вузларында укытучы педагоглар саны күп. Кандидат, доктор дәрәҗәсенә ия булучылар саны да байтак. Алар һәрберсе үз тармагында студентлар белән эшли. Эзләнү-тикшеренү эшләрен алып бара. Аларны берләштерү нияте Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең февраль аенда булып үткән пленумында күтәрелде.

Татар галимнәрен берләштерү турында милләттәшебез, Ижау авыл хуҗалыгы академиясеннән профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Фатыхов инде күптән уйланып йөри икән. Профессор авыл хуҗалыгы тармагында зур уңышларга иреште. Ул алып барган эзләнү һәм тикшеренү эшенең нәтиҗәсе югары. Удмуртиядә көтелмәгән уңыш – “Улов” дип аталган солы сорты хәзер Вавож районында 48-52 центнер уңыш бирә. Аны башка районнарда да үстерә башладылар. Профессор авыл хуҗалыгы тармагында гына эзләнү-тикшеренү эшләре белән чикләнми. Аны милләтебезнең киләчәге дә бик борчый.

Илдус әфәнде бүгенге милли белем бирү системасы белән канәгать түгел. Балаларны татар сыйныфларына яздырып, ана телен укыту, татарча җырлар һәм биюләр белән генә чикләнү һич мөмкин түгел, ди. Тел югала. Фатыховның фән мәктәбендә кандидатлык дәрәҗәсен якларга әзерләнүче аспирантлар арасында татар кызлары, егетләре күп. Шуларның берсе – Алсу Кубашева. Ул Ижауда татар гимназиясен тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтында югары белем алган. Хәзер аспирантурада укуын дәвам итә. Шуңа да Илдус әфәнде балаларны милли сыйныфлардан тыш, мәктәп-гимназияләрдә укыган елларында ук фән белән кызыксындыру турында уйланырга өнди. Әлбәттә, һәр милли сыйныфта укыган бала фән юлыннан китмәс, аларның йөздән унысы гына фәнне сайласа да, бу безнең милләтне көчле, белемле итәргә ярдәм итәр дигән фикердә профессор.

Балаларда кечкенәдән фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр белән кызыксындыру уятып, бу юнәлештә эшне дәвам итү хисен тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады Илдус Фатыхов.

Үзенең тормышына килгәндә, Илдус әфәнде Киров өлкәсенең Малмыж төбәгеннән. Тархан авылында үскән. Бабаларының анда килеп урнашу сәбәбе җитди. Илдус әфәнденең бабасы Татарстанның элеккеге Цепья, хәзерге Балтач районында яшәгән. Урта хәлле крестьян гаиләсен (тегү машинасы булган) кулак дип хуҗалыгын тар-мар итәргә, үзләрен сөргенгә җибәрергә дигән хәбәрне бабасына сер итеп җиткерәләр. Төнлә җыенып, Фатыховлар гаиләсе авылдан кача. Киров өлкәсе Килмәз якларына урман уртасына килеп урнашалар. Урман кисеп, агач төпләп биш метрга биш метрлы йорт төзү өчен урын, бәрәңге, яшелчәләр үстерү өчен бакча әзерлиләр. Илдус әфәнденең хәтерендә йортта зур агачларның төпләре озак еллар утырган. Киров өлкәсе, Малмыж төбәге Яңа тормыш авылында төпләнеп кала Фатыховлар гаиләсе. Бу авыл бүген инде юк икән, туганнары янәшәдәге Тархан авылында яшиләр. Әмма тыныч тормыш итәргә насыйп булмый. Сугыш башлана.

Абыйларын, әтисен сугышка алалар. Бер абыйсы Сталинград өчен сугышларда катнаша, яралана. Икенчесе 1947 елда гына әйләнеп кайта. Өстендә тузган шинель, аягында тишек күн итек. Европаның иң алдынгы армиясен җиңгән солдатның хәле котычкыч булуын, аннан соңгы елларның авырлыклары турында да ачынып сөйләде профессор.

Белем алырга балалар чиктәш Удмуртиянең Вавож районына йөргән Илдус әфәнде.

Укырга күрше Удмуртиягә йөрергә туры килә. Кыш көннәрендә чаңгыда, яз айларында ике төбәкне бүлеп торган елга җәелеп, аларга “луноход” дип аталган көймәдә икенче ярга чыгарга туры килә. Илдус Фатыховның сыйныфташларының күбесе Мәскәү, Ленинград югары уку йортларына кергән. Илдус әфәнденең әтисе Шамил ага белемгә омтылса да, укырга мөмкинлеге булмаган. Шуңа да дүрт баласын да югары белемле итәргә тырышкан. Илдус әфәнде урта мәктәпне тәмамлагач, башта армиядә хезмәт иткән. Ул еллардагы тагын бер күрсәткеч – егет армиядә хезмәт итмәсә, аның нинди дә булса кимчелеге бар, кешедән оят һәм гарьлек иде дип, ул да армиягә китә.

Армиядән соң Ижауда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Пермьдә аспирантурада укый. Ижау авыл хуҗалыгы институтына кайтып, үсемлекләр кафедрасына эшкә урнаша. Күп еллар шушы кафедраны җитәкли. Гомерен яңа сортлар булдыруга бирә. Докторлык диссертациясенең темасы республика кырларына ашламалар елдан ел күбрәк кертелүенә карамастан уңыш бик түбән җыелуының сәбәпләренә багышлана.Мәсәлән, Удмуртиянең Вавож районының бер колхоз кырларына 1971-1975 елларда бөртеклеләргә ашлама кертү 70%ка арткан. Ә уңыш – 2%ка гына күбрәк алынган. 1981-1985 елларда ашлама кертү 26%ка артса, уңыш алу шул ук дәрәҗәдә калган.

Илдус Фатыхов эзләнү-тикшеренү эшләрендә Удмуртиянең уңыш үстерү өчен җайлы шартлары булмаган зонада икәнен исәпләп, кирәкле сортлар таба, аларны үстерү технологиясен җайга сала.

Авыл хуҗалыгы академиясендә инде егерме ел фән мәктәбе эшли. Мәктәпне соңгы ундүрт елда Илдус әфәнде җитәкли. Бу елларда фән мәктәбендә өч йөздән артык фән кандидатлары әзерләнгән. Бүген дә Фатыхов җитәкчелегендә егерме биш аспирант эзләнү-тикшеренү эшләрен алып бара.

Аспирантурада укучылар арасында да татар, удмурт милләтеннән вәкилләр күп икән. Профессор удмурт балаларының авыллардан булуын әйтте, һәм рус телен белүләре чамалы булу сәбәпле, алар белән фәнни яктан гына түгел, грамматика, стилистика өстендә дә эшләргә кирәклеген билгеләде. Үзе башлангыч мәктәптә татар телендә укып, урта белемне рус телендә тәмамлаган. Әмма тырышлыгы нәтиҗәсендә ике татар телен дә, рус телен дә камил белә.

Илдус әфәнде җитәкчелегендә күпсанлы аспирантлар кандидатлык дәрәҗәсенә ия булды. Алар арасында татар балалары күп булуын исәпкә алып, кайбер укытучылар профессорны әшнәлектә дә гаепли икән. Имеш, татар милләтеннән булган аспирантларга өстенлек бирә. Тик профессор аспирантларны милләтенә карап сайламый. “Талантлы, белемгә һәм тикшеренү эшләрен алып барырга теләге булган егет-кызлар белән эшлим”, дип аңлатам диде.

Тагын, имеш, җирле халыкка үсү өчен мөмкинлекләрне чиклиләр. Андыйларга тагын саннар китерә профессор. Аның җитәкчелегендә кандидатлык дәрәҗәсен яклаган 25 аспирантның яртысы удмурт милләтеннән. “Мин татар, республикага читтән килдем һәм Удмуртиянең фәнни дәрәҗәсен күтәрү өчен тырыштым, син нәрсә эшләдең дип дәлилли икән. “Шуңа да татарларга күбрәк, тырышыбрак эшләргә кирәк”, диде Илдус Фатыхов. Үзенең улы да, кызы да аспирантура тәмамлаган. Улы җитен үстерү алымнарын үзләштергән, кызы - хирург.

Шуңа да татар балаларын фән белән кызыксындырырга, галимнәрне үстерүне системалы рәвештә тәрбияләргә, шул ук вакытта татар баласы туган телендә дә сөйләшергә, укырга, язарга тиеш дип басым ясады Илдус әфәнде. Бу эшкә милли оешмалар да игътибар итәргә тиеш дигән фикердә профессор.

Татарстанда уздырылган галимнәр җыенында да катнашырга туры килгән профессорга. Шуңа да республикадагы татар галимнәрен берләштереп, миллилекне саклап калуда алар да үз өлешен кертергә бурычлы дип исәпли ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG