Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе үтте


Разил Вәлиев котлаулар кабул итә
Разил Вәлиев котлаулар кабул итә

Башкортстан бу көннәрдә зур бәйрәм тантанасы рухиятендә яшәп алды. Узган атна ахынында Уфада Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып үтте.

Әлеге иҗат кичәсенә кадәр Башкортстанда бер ай буе татар мәдәнияте фестивале барды. Филология фәннәре кандидаты, танылган җырчы, “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы рәисе Марат Шәрипов оештырган шул киңколачлы чаралар да нәкъ менә Разил Вәлиевкә багышлап оештырылды. Шул уңайдан республика китапханәләрендә Разил Вәлиевнең китапларыннан күргәзмәләр әзерләнде. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында халык шагыйре әсәрләрен сәнгатьле сөйләүгә иҗади бәйгеләр үтте. Шулай ук композиторлар арасында Разил әфәнденең әсәрләренә көйләр иҗат итүгә дә бәйге бара. Әле дә бу ярышмага бер-бер артлы яңа иҗат җимешләре килә, ди Марат Шәрипов.

Фестиваль кысаларында Разил Вәлиевкә багышлап музыкаль-мәдәни сценарийлар язуга барган бәйгегә дә бихисап талиплар бик теләп кушылды. Кыскасы, бер айга сузылган татар мәдәнияте бәйрәме әдәбиятка тартылган һәм Разил Вәлиевнең иҗатын яраткан милләттәшләр арасында үзе бер зур вакыйга буларак истә кала.

Ә инде әлеге вакыйганың иң югары ноктасы Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында булды. Анда Разил Вәлиевнең “Бер алманы бишкә бүләек” исемле иҗат кичәсе оештырылды. Бу күңелле мәшәкатьләрне матур оештыруны да “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы үз өстенә алды.

Венера Ганиева
Венера Ганиева
Разил Вәлиев белән бу бәйрәмгә Казаннан аның иҗатташ һәм фикердәш дуслары килгән. Күренекле галим Фоат Галимуллин, шагыйрь һәм язучы, Тукай бүләге иясе Марсель Галиев, мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, талантлы яшь җырчы Филүс Каһиров халык шагыйренең шатлыгын уртаклаша бу кичәдә. Башкортстанның cәхнә йолдызлары да Разил Вәлиев сүзләренә язылган матур җырларны әзерләп килгән бу бәйрәмгә.

Тамашаны Илһам Шакиров Разил Вәлиев сүзләренә язылган “Бер алманы бишкә бүләек” җыры белән башлый. Аннан чират рәсми котлауларга күчә. Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай котлавын андагы мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев тапшыра һәм үзенең иң җылы тәбрикләү сүзләрен әйтеп, шигырен дә укый. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынның тәбрикнамәсе дә Разил әфәнденең зур талант иясе булуы хакында гына түгел, ә аның иң гүзәл кешелек сыйфатларына да юнәлтелә.

Гомумән, бу көнне күп котлаулар кабул итә кичәнең төп герое. Марсель Галиев сүзләренчә, Разил Вәлиев белән алар күптән якын дуслар. Бергә ил буенча да, чит мәмләкәтләрдә дә сәфәрдәш булган алар. “Разил зур талант иясе генә түгел, ә дуслыкның кадерен белүче шәхес тә, - ди Марсель әфәнде. – Язучылар арасында юмор хисенә бай кешеләр бик күп түгел. Ә менә Разил әфәнде бик нечкә юмор хисле кеше. Аның әйткән үткер сүзләре соңыннан канатлы әйтемнәргә әверелә”.

Котлау сүзләре сәнгать осталарының соклангыч чыгышлары белән аралашып бара. Уфаның данлыклы “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбленең сәхнә тутырып җырлап биюләре бәйрәмне тагын да ямьли. Күренекле җырчы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Венера Ганиева әйтүенчә, Разил Вәлиевнең иң күп җырларын нәкъ менә ул башкара икән. Бу кичәдә дә аның мәңге искермәс өч әсәрен җырлады ул. Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназияләре укучылары башкарган җырлар һәм шигырь сөйләүләре киләчәк буын яшьләребезнең телебезне саклаячагына өмет уята.

Җәмилә Җиһаншина
Җәмилә Җиһаншина
Ә инде сәхнәгә Разил Вәлиевнең оныгы, 2009 елда дөньяның иң яшь гүзәл сылу кызы исеменә лаек булган Җәмилә Җиһаншинаның чыгуы һәм бөтерелеп татар кызлары биюен башкаруы залны аһ иттерде. Димәк, Разил әфәнде татар милли рухын парламентта һәм әсәрләрендә генә яклап һәм саклап калмый, ә аны гаиләдә дә сеңдерә, оныкларына да күчерә.

Менә шундый күтәренке рухта өч сәгатьтән артык дәвам итте милләтебезнең асыл улының иҗат кичәсе. Бу көнне зиннәтле опера һәм балет театрының фойесы да олуг шәхескә лаеклы дәрәҗәдә бәйрәмчә бизәлгән иде. Зур кәрзиндә кып-кызыл алмалар каршы алды тамашачыларны. Шунда ук Разил Вәлиевнең китапларыннан Татарстан Милли китапханәсе зур күргәзмә дә әзерләп урнаштырган. Теләгән кеше янәшдә генә Разил әфәнденең җырлары язылган аудио һәм видеотәлинкәләрне алу мөмкинлегенә дә ия иде.

Разил Вәлиевкә багышланган чаралар Уфада икенче көнне дә дәвам итте. Башта Казан кунаклары Башкортстан дәүләт университетында фәнни конференциядә катнашты. Аннан соң алар “Өмет” татар газетасы редакциясе коллективы белән очрашып дустанә шартларда аралашты. Уфаның танылган татар имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелегендәге “Ихлас” мәчетендә булган очрашу да озак истә калырлык булды.

Хәзер Разил Вәлиевкә багышлап, игълан ителгән иҗади бәйгеләргә йомгаклар ясала. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак.
65нче татар гимназиясе укучылары чыгыш ясый
65нче татар гимназиясе укучылары чыгыш ясый
XS
SM
MD
LG