Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Бердәм Русия депутаты Сергей Железняк оппозицияне Икенче дөнья сугышында җиңүне зурлауга каршы чыгучылар итеп күрсәтә һәм яңа канун уйлап чыгарып аны җавапка тартырга чакыра.

Думадагы "Бердәм Русия" депутаты Сергей Железняк интернеттагы кайбер блогерларның язмалары Җиңү көнен мыскыллый дип, аларның эшчәнлеген тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Железняк ул блогерларның сәхифәләрен фото буларак теркәп прокуратурага тапшырган. Аның әйтүенчә, прокуратураның бәяләмәсе сугыш ветераннарын рәнҗетүче сүзләр әйткән яки язган өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында канун әзерләүгә ярдәм итәчәк.

Русия халкында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә өндәп яңадан-яңа кануннар әзерләүче, шул ук вакытта үз кызларын укырга читкә, Европаларга җибәргән Железняк бу атнада яңа патриотик канун тәкъдиме белән чыкты. Дөресрәге, ул 2009 елда элекке Думага тәкъдим ителгән канун өлгесен яңадан күтәрде. Ул чакта нацизмны аклауга каршы гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу башлангычы һәм күп кенә депутатлар хуплавы белән тәкъдим ителгән канун өлгесен Думаның хокукый идарәсе туктатып калган иде. Хокукый идарә әлеге канун нигезендә җинаять җаваплылыгына тарту өчен җинаятьләргә ачык билгеләмә бирүне сорады.

Сергей Железняк

Сергей Железняк

Железняк хәзер менә шул канун өлгесен яңадан күтәрергә һәм канунны тизрәк үткәреп җинаять җәзасына тарта башларга чакыра. Шунысын да әйтергә кирәк, сугышта җиңүне мыскыллаучылар дип ул беренче чиратта хәзерге хакимияткә оппозициядә торучыларның бер өлешен атый.

Железняк прокуратурага кайсы сәхифәләрне тапшырганлыгын атаудан баш тартса да, Думаның 14 майдагы пленар утырышында кайбер сәхифәләрдән өзекләрне телгә алды. “Җирәнгеч нейлон Георгий тасмасы ул бары тик фетиш”, “парадларны һәм аларның империячел мәгънәсен беркайчан да яратмадым. Нигә аларга шул кадәр акча түгәргә?” кебек өзекләр китерде ул.

Бу өзекләрне укыганда Железняк аларның оппозиция вәкилләреннән килүенә кат-кат басым ясады. “Мин сүз иреген яклыйм, әмма мин әйтелгән сүз өчен җавап та бирергә кирәк дип саныйм”, диде депутат җинаять җаваплылыгы кертүне тәкъдим итү чыгышында.

Думаның коррупциягә каршы көрәш һәм иминлек комитеты башлыгы Ирина Яровая әйтүенчә, бу канун өлгесе Думаның язгы утырышлары тәмамланганчыга кадәр үк тавышка куелырга мөмкин.

Александр Морозов

Александр Морозов

Кайбер күзәтүчеләр, Железнякның чыгышы хакимиятнең оппозицияне каралау кампаниясенең дәвамы булырга бик тә охшаган, ди. Сәясәт белгече Александр Морозов Железняк тәкъдимен җәмәгатьчелек игътибарын Путинның “Гомумрусия халык фронты” тирәсенә туплау максатындагы чара дип күрә. “Җәмгыятьтә булган стереотипларны хакимлек итүчеләр югары түрәләр файдасына боралар. Шулай итеп “Халык фронты”ндагылар – “без”, ә калган барысы – “алар" – “дошманнар” дигән аңлатмага патриотик һәм әхлакый нигез булдырырга тырышалар”, ди Морозов.

Сәясәт белгече мондый ысул куллануны инде 13 ел хакимлек итүче Владимир Путинның абруе төшү белән аңлата. “Үзләре генә хакимлек итүче барлык диярлек җитәкчеләр халыкны шундый хәрби көч аңы белән тупларга тырышкан”, ди ул.

“Никколо М” стратегик бәйләнешләр агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе Игорь Минтусов Железнякны сәяси максат белән халык аңын бутауда гаепли. “Сәяси манипуляцияләр сәнгате ул – сәясәтчеләрнең үз көндәшләре әйткәнне Җинаять кодексының теге яки бу маддәсенә бәйләү тырышлыгы”, ди Минтусов. Аның фикеренчә, бу очракта мондый яңа кануннар чыгаручы хакимият үзенә бәйле мәхкәмәләргә оппозиция вәкилләрен җинаять җаваплылыгына тарту эшен тагын да җиңеләйтү максатын куя.

Алексей Макаркин

Алексей Макаркин

Сәяси технологияләр үзәге баш мөдире урынбасары Алексей Макаркин: “Хакимиятнең максаты – җәмәгатьчелек күзенә оппозиция җәмгыять хөкем иткән нәрсәләр белән бәйле булып күренсен өчен оппозицияне фашизмны мактау, ветераннарны мыскыллауга бәйләп кую”, ди. Аның әйтүенчә, шул рәвешле хакимият “менә безнең оппозиционерларның нинди булуын күрегез, алар начар ватанпәрвәрләр һәм чит ил агентлары гына түгел, ә ветераннарны мыскыллаучылар һәм фашизмны аклаучылар да”, дип күрсәтергә тырыша.

Железняк әйтүенчә, канунны Думада карауга әзерләү алдыннан депутатлар бу канунны бозучыларга төрле җәзалар тәкъдим итәчәк. Әлегә җинаять штрафы һәм өч елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдим ителә. Әмма Железнякның җәзаның нинди булуы бик мөһим түгел, иң мөһиме - кешенең җинаять җәзасына хөкем ителгән булуын теркәп кую, ди.

Шул ук вакытта Железняк нацизмны аклауны тыю белән бергә элекке Советлар берлегендә миллионнарча кешенең үлеме өчен җаваплы Сталинны пропагандалауны да тыю тәкъдименә каршы чыга. Аның фикеренчә, Сталинның зыяны ул кадәр үк зур булмаган.

Дума Сталин җинаятьләрен хөкем итүчене җавапка тартмакчы

Ул арада Дума Сталинның гамәлләрен хөкем итүче башка бер сәясәтченең әйткәннәрен Думаның өч комитетында тикшерергә кушты. “Роснано”ның һуманитар проектлары җитәкчесе Леонид Гозман Сталин чорындагы совет махсус хезмәтләренең СМЕРШ бүлеген нациларның СС хезмәтенә тиңләгән иде. Думаның беренче вице спикеры Иван Мельников дәүләт эшендә эшләүче Гозманга карата Думаның берәр чара күрергә тиешлеген әйтте.

Леонид Гозман

Леонид Гозман

Гозман Интерфаксның бу турыдагы соравына җавап биреп үз сүзләреннән баш тартмаганлыгын, Сталинны Һитлердан, СМЕРШ белән НКВДны СС белән Гестаподан аз гына да яхшырак дип исәпләмәвен әйтте. Думада мондый тикшерү үткәрүне ул “башкача фикерләүне бастыру һәм ватандашларның гамәлләрен генә түгел, сүзләрен дә контроль астына алу хәрәкәте баруына” дәлил дип атады.

Гозман Дума бу тикшерү нәтиҗәләрен прокуратурага тапшырып эш мәхкәмәгә барып җитсә, бик шат булачагын әйтә. Аның фикеренчә, бу мәхкәмә шәхсән Сталинны һәм тулаем совет режимын хөкем итү мәхкәмәсенә әвереләчәк.

Гозман федераль телевидение каналында СМЕРШны уңай итеп сурәтләүче сериал чыгуга ризасызлык белдергән иде. Гозман хәзерге Германиядә СС хезмәткәрләрен уңай итеп сурәтләүче кино чыгуын күз алдына да китереп булмас иде, ди. Аның сүзләренчә, СМЕРШ төркеменең җинаятьләре һич тә ким түгел һәм бу төркемнең исеме һәрвакыт НКВД, СС, Гестапо белән бер рәткә куелырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG