Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларыбызның нәрсә өчен үлүләрен әлегә кадәр аңлый алмыйбыз"


Һәйкәлгә чәчәкләр салынды
Һәйкәлгә чәчәкләр салынды

Әфган сугышында Чаллыдан 1700гә якын кеше катнашкан. Шуларның 33е һәлак булган. Сугыштан соң яралардан үлүчеләр дә байтак. Чечен сугышында Чаллыдан 31 кеше һәлак булган.

15 май совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару, шул уңайдан хәрби бурычларын чит илләрдә башкаручылар көне буларак билгеләп үтелсә дә, соңгы елларда уздырылган чараларда чечен сугышында һәлак булучыларны да нәкъ шушы көнне искә алалар. Югыйсә, Чечня республикасы чит ил саналмый, Русия субъекты булып тора. Бу көнне интернациональ сугышчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл кырында искә алу чарасы узды. Әти-әниләр сугышларда үлеп калган балаларының рәсемнәрен алып килеп, чара барышында аларны күкрәкләренә кысып басып тордылар. Менә 20 елдан артык инде Әфганстанда һәлак булучыларны шулай искә алалар. Монда һәрбер һәлак булучының исеме атала.

Һәлак булучыларның туганнары
Һәлак булучыларның туганнары
Быел әлеге җыенда Чечняда үлүчеләрнең дә исемнәре әйтелде. Дөрес, андыйларның әти-әниләре бу чарада булмады дияргә дә мөмкиндер. Элекке еллардагы кебек, бу мемориалда әфган сугышында катнашучылар өстенлек итте.

Әфганстанда һәлак булган егетләрнең ата-аналары, туганнары озак еллар буена матбугат чараларына фикер белдерүләрдән инде талчыкканнар, арыганнар.

Улларын искә алырга килүчеләр
Улларын искә алырга килүчеләр
Шулай да безнең аларның тормышлары, авырлыклар булу-булмау турындагы сорауларыбызга туры җавап ала алмасак та, бер апа “Балаларыбызның нәрсә өчен үлүләрен әлегә кадәр аңлый алмыйбыз. Һәрхәлдә, безнең яхшы тормыш өчен түгел”, диюен башкалар да хуплады.

Чарада Чаллы ветераннар шурасының яңа рәисе, әфган сугышында совет гаскәрләрендә полковник, генераль штабта эшләгән Рәфыйк Имайкин да катнашты. Аның рәсми чыгышыннан соң без берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Рәфыйк әфәнде, Әфганстанда һәлак булучыларның туганнары мөрәҗәгать итәме? Алар нинди ярдәм сорыйлар?

Рәфыйк Имайкин
Рәфыйк Имайкин
– Әфганстаннан чыккан солдатларга кимендә 20 яшь булгандыр. Әлбәттә, офицерлар өлкәнрәк, миңа, мәсәлән, 43 яшь иде. Кайткан солдатлар гаилә корды. Хөкүмәт аларга 1-2 бүлмәле фатирлар биреп котылды. Еллар узгач әфганчыларның гаиләләре ишәйде, зуррак күләмле фатирлар кирәк булды. Күпчелек очракта фатир сорап мөрәҗәгать итәләр. Кызганыч, инде күпләре вафат.

Улларын искә алырга килүчеләр
Улларын искә алырга килүчеләр
Булган проблемнарның барысын да хәл итеп булмый, чөнки хәзер капиталистик илдә яшибез. Рәхмәт, Чаллы хакимияте кулдан килгәнчә булыша. Җиңү бәйрәме узганга атна чамасы. Ләкин телефоннарыбыз тынып тормый. Минем әтине, әнине, әбине, бабайны бәйрәм белән котлау булмады дип шалтыраталар. Аңлатып бетереп булмый. Низаглар да чыга. Быел бит Җиңүнең түгәрәк датасы булмагач, хөкүмәтнең үзәкләштерелгән бүләкләре булмады. Безнең кайбер бай депутатларыбыз, эшмәкәрләребез кайбер ветераннарга бүләк бирә. Ә күршедә торганына эләкми. Шуның белән кешедә рәнҗү туа. Күптән түгел миңа бер ханым шалтыратты, әтине искә алмадыгыз, ди. “Телисез икән, сезнең һәм әтиегез алдында тезләнеп гафу үтенәм”, дип әйтергә туры килде.

Сез Әфганстанда чакта генераль штабта да эшләдегез. Ничек уйлыйсыз, совет гаскәренең анда булуы әфган халкына зыян китердеме, файдамы?

Александра Курочкина
Александра Курочкина
– Без Әфганстаннан чыккан чакта әфган хәрбиләре, халык елап калды. Әфганнар гаҗәеп халык. Әгәр Америка доллары булмаса, анда сугыш булмас иде. Эшләп йөргән крестьянга акча биргәч, ул кулына корал ала. Монда әфганнар түгел, американ акчасы советка сугышты. Әфганнар әле дә безне хөрмәт итә. Биредә җиде ел хезмәт иткән полковникның сөйләгәнен хәтерлим.

“Без машиналарга утырып төрле урыннарга да бара идек. Юлыбызда атышып-сугышып яткан кабиләләр дә очрады. Безне күрүгә туктаталар, мушавирлар, дип каршы алалар. Шунда ике арадагы сугыш та бетә. Сарыклар суела, казаннар асыла, пылау пешерелә. Бергәләп ашыйбыз. Догаларын кылалар, казаннарын юалар, без китәбез. Без китүгә, бу ике кабилә тагын атыша башлый”, дип сөйләде ул. Совет гаскәренә менә шундый хөрмәт булган. Бу хөрмәт әле дә калды.

Чарадан соң укучылар, хәрбиләр таралышты. Әфганстанда һәлак булучыларның әниләре дә төркемнәргә бүленеп кайтыр юлга чыкты. Ни өчен төркемнәргә? Татар апалары үзләренчә, марҗалар үзләренчә сөйләшеп таралышу биредә гаҗәп тоелмый.
Чарага килгән укучылар
Чарага килгән укучылар
XS
SM
MD
LG