Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда сөрген корбаннары искә алынды


Кырымда сөрген корбаннары искә алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

Кырымда сөрген корбаннары искә алынды

18 майда Акмәчеттә кырымтатар сөргененә 69 ел тулу уңаеннан узган бөтенкырым матәм митингында 30 меңләп кеше катнашты.

Акмәчеттә кырымтатар халкы сөргенлегенең 69 еллыгына багышланган матәм чаралары 17 майда ук башланды. Бу чараларда Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Виктор Плакида, Кырым хөкүмәтенең вице-премьеры Валерий Пальчук, Рескомнац рәисе Рефат Кенжалиев, Акмәчет шәһәре вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашты. Чарада катнашучылар Акмәчеттәге тимер юл вокзалы янында сөргенлек корбаннары истәлегенә урнаштырылган хатирә ташына, Таврия милли университеты янында “Салгирка” бакчасындагы һәйкәлгә, Кырым инженер-педагогия университетының “Возрождение” монументына чәчәкләр куйдылар.

Шулай ук Кырым инженер-педагогия университетында матәм көне уңаеннан кырымтатар халкының һәйкәлләрен тасвирлаган фотокүргәзмә ачылды.

Көндезге сәгать өчтә Акмәчетнең украин театрында инде традициягә әйләнгән матәм утырышы узды. Кич Шевченко исемендәге кинотеатрда “Хайтарма” кырымтатар нәфис фильмының премьерасы узды.

Кичке җидедә Акмәчетнең Ленин исемендәге үзәк мәйданында кырымтатар яшьләре үткәргән “Йөрәгендә ут кабындыр” акциясе узды. Яшьләр мәйданда матәм көненә багышланган шәмнәр яндырып төрле рәсемнәр ясады.

“Йөрәгендә ут кабындыр” акциясе
“Йөрәгендә ут кабындыр” акциясе
Мәйданда шәмнәр белән Кырым ярымутравы күренеше, аның уртасында кызыл шәмнәр белән 69 саны балкып тора иде. Шулай ук кырымтатарларның милли байрагында булган Кырым ханнары тамгасы, инглиз телендә NO GENOTSID сүзе шәмнәр белән язылган иде. Украин театры каршында узган бу чарада кырымтатар җырчылары Рустем Меметов, Гулизар Бекирова, Оксана Аметова, Зарема ханым, Асан Билялов һәм башкалар кырымтатарларының озын милли көйләрен башкарды.

Шундый ук акция Киевта да узды.

Бөтенкырым матәм митингы

18 майда Акмәчеттә кырымтатар сөргененә 69 ел тулу уңаеннан бөтенкырым матәм митингы узды. Төрле мәгълүматларга караганда анда 25тән алып 30 меңгә кадәр кеше катнашты.



Шулай ук Украинаның Европа илләрендәге илчелекләре каршында кырымтатар диаспорасы һәм кырымтатарларга теләктәшлек белдергәннәр матәм чаралары үткәреп Украина хакимиятләреннән кырымтатарларның хокуклары торгызылуын таләп итәчәк. Мондый акцияләр Вена, Париж, Брюссель, Һаага, Берлин, Лондон, Варшау, Берн, Әнкара, Истанбулда узар дип көтелә. Мондый карар 4 май көнне Бөтендөнья кырымтатар конгрессының Акмәчеттә узган очрашуында кабул ителгән иде.

Мисырда сөргенлек корбаннарына багышланган марафон үтә

18 майда Мисырда Кызыл диңгездә кырымтатарларның сөргенлек һәм геноцид корбаннары истәлегенә багышланган 100 километрга йөзү марафоны башланды. Бу марафонда дүрт кеше катнаша: диссидент һәм спортчы Олег Софяник, Мәскәүле сәяси тоткын Шамил Алимурадов, Эстониянең милли азатлыгы өчен көрәшүче Имре Аракас, Черкас шәһәреннән йөзүче-марафончы Анатолий Вялец.

Марафон Рас-Мохаммед табигый тыюлыгыннан башланып Хургада шәһәренең диңгез буенда тәмамланачак. Марафон 4-5 көн дәвам итәчәк. Йөзүчеләрнең иминлеген бер җилкәнле көймә тәэмин итәчәк.

Кырымтатар мәсьәләсе Чехия депутатларын да кызыксындыра

16 май көнне Кырымга килгән Чехия парламенты вәкилләре Мәҗлес җитәкчелеге белен очрашты. Делегация җитәкчесе Мирослав Крейча кырымтатарларның матәм көннәрендә алар белән бергә булуны, ХХ гасырның канлы фаҗигасен, сөргенлек корбаннарын искә алуны үзенең бурычы дип санавын әйтте.

“Безнен халык 1944 елның фаҗигале вакыйгаларын белә һәм хәтерли. Без коммунист режимының канлы ысуллары хакында беләбез, ләкин 1944 елда булган вакыйгаларның масштабы һәм нәтиҗәләре котычкыч. Без Акмәчеттә сөргенлек корбаннары истәлегенә хатирә ташын зиярәт итеп, бу корбаннар алдында баш иябез” диде Чехия рәсмие.

Чехия кунаклары Мәҗлес җитәкчелеге белән бергә сөргенлек корбаннары истәлегенә хатирә ташына чәчәкләр куйды.

Апрель ахырында Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев Прагада Чехиянең тышкы эшләр министры Карел Шварценберг һәм Чехия сенаторы Яромир Штетин белен очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG