Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

Һелсинкида Финляндия һәм Европа татарларына багышланган фәнни конференция турында Азатлыкка татарларның Финляндиягә күченү тарихын өйрәнгән Илдус Заһидуллин сөйләде.

16-17 майда Һелсинкида Финляндия һәм Европа татарларының үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган халыкара фәнни конференция узды.

Бу чараны Һелсинки университетының Халыкара ислам идарәсе проекты белән Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте бергәләп оештырды.

Конференциядә катнашучылар Һелсинки университетында узган чараның дәвамы буларак “Исламия”җәмгыятендә һәм Ярвәнпә мәчетендә дә булды.

Конференциядәге чыгышлар турында Азатлыкка бу чарада татарларның Финляндиягә күченү сәбәпләре һәм вакытлы матбугатта Финляндия татарлары тормышының яктыртылуы турында чыгыш ясаган Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты профессоры Илдус Заһидуллин сөйләде.

– Илдус әфәнде, конференциядә кайсы чыгышлар игътибарыгызны җәлеп итте?

– Көн ярым дәвам иткән чарада барлыгы унлап чыгыш булды. Чыгыш ясаучыларның икесе Татарстаннан килгән тарихчы галимнәр булды, шулай ук Польшадан һәм башка илләрдән килгән галимнар. Һәм иң сөенечлесе Финляндия татарлары вәкилләренең чыгышлары булды. Ул чыгышларның берсе Финляндия татар җәмгыятендә татар әдәбиятенең үсеше турында булса, икенчесе Финляндия татарларының яңа шартларга яраклашу белән бергә милли үзенчәлекләрне саклап калуына багышланды. Бу чыгышларның беренчесе Кадрия Бәдретдиннән, икенчесен Финляндия татар мәхәлләсенең имамы Рамил Билалдан булды.

Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин

Чыгышларның күпчелеге Финляндия татарларына багышланды. Шулай ук Германия, Польша татарлары турында да чыгышлар булды. Бу чыгышлар Европа галимнәренең ислам мәсьәләләре белән бик нык кызыксынуын күрсәтте. Икенчедән, бүгенге көндә һәм Финляндиядә, һәм Германиядә, һәм Польшада татарлар турында мөселман буларак та, шул илләрнең ватандашлары буларак та имиджы бик уңай булуы ачыкланды.

Гомумән алганда бу сөйләшүләр ике фикергә китерде. Беренчесе – Көнбатыш Европада яшәгән барлык мөселманнарны да бер социаль күренеш буларак өйрәнүче бер социаль проект эшләргә. Икенчесе – Көнбатыш Европада яшәгән төрки-татарларның тарихы, иң борынгы чорлардан алып бүгенгәчә тарихы турында бер зур күмәк хезмәт әзерләргә. Бу тәкъдим Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимовтан килде.

Финляндиядә татарлар тарихы турында инде берничә монография чыккан. Хәзер инде галимнәрне барлап уртак хезмәт әзерләүне башлап җибәрү турында уйлыйбыз.

– Бу конференция ни дәрәҗәдә кызыксыну уятты?

– Финляндиядә яшәүчеләр әйтүенә караганда, кызыксыну бик зур булды. Сорау бирүчеләр дә күп булды. Минемчә бу конференция Һелсинки университеты өчен дә, Финляндия дәүләте өчен дә, бигрәк тә татар җәмгыяте өчен зур вакыйга булды.

– Чыгышлар исемлегендә "Польша-Литва мөселман җәмгыятьләрендә хатын-кызлар җитәкчелеге" дигән бер чыгыш та күзгә чалынды. Ул чыгыш нәрсә турында булды?

– Хәзер Польшада барлыгы сигез мөселман җәмгыяте, өч мәчет бар икән. Һәм анда күп кенә татар җәмгыятьләрен хатын-кызлар җитәкли. Хатын-кызлар мулла сайлаганда да ирләр белән бер хокукта булып мулла сайлауда катнаша. Мәчет эшләре, социаль проблемнарны чишү дә хатын-кызлар җитәкчелегендә бара. Бу турыда чыгыш ясаган Варшау университеты галимәсе, доктор Агата Налборчык әйтүенчә, бу күренеш Европага килеп азчылык булып яшәүче мөселманнарда ачык күренә икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG