Accessibility links

Казанда кырымтатар сөргенен искә алдылар


Казанда кырымтатар сөргенен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Казанда кырымтатар сөргенен искә алдылар

17 майда Казанның Бауман урамында кырымтатар сөргенен искә алу чарасы узды. Урам җыенын “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырды. Аның төп максаты – кырымтатарларына сөргеннең 69 еллыгында теләктәшлек белдерү. Чара "Азатлык" берлеге игълан иткән кырымтатар сөргене корбаннарын искә алу атнасы кысаларында уза.

Пикетка якынча 20 кеше килде һәм ул бер сәгать тирәсе дәвам итте. Узып баручы халык арасында чара белән кызыксынучылар шактый күп булды. “Азатлык” активистлары аларга сөрген турында мәгълүмат биреп, Совет хөкүмәте кырымтатарларга карата 1944 елның 18 маенда эшләгән гамәлләрен аңлата барды. Соңыннан оештыручылар сәяси эзәрлекләү корбаннары һәйкәленә барып, аның янында сөргендә һәлак булган кырымтатарлары рухына дога кылды.
XS
SM
MD
LG