Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "Калина" алырга киңәш итә


Миңнеханов "Калина" машинасын танытты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

Миңнеханов "Калина" машинасын танытты

18 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәнендә "Лада Калина" җиңел машинасын танытты.

Җиңел машиналарда ярышып төрле җиңүләргә ирешкән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа "Калина"ны үзе сынап карыйсы итте. Министрлар кабинетындагы җыелыштан соң Казан кирмәнендә журналистлар янына әлеге автомобильне ул үзе йөртеп килде. Аның янына АвтоВАЗ башлыгы Игорь Комаров утырды.

Президент кирмәндә машинадан чыгар чыкмас "Иң яхшы машина. Үзем гарантия бирәм", дип шаяртып алды. Журналистлар янына килгәч тә яңа машинаны мактавын дәвам итте. "Мин "Калина"ны сатып алырга киңәш итәр идем. Бу машинада тиешле бар уңайлылык та бар", дип белдерде ул.

Миңнеханов дәүләт түрәләренә чит илдә җитештерелгән машиналары сатып алуга каршы булуын да яшермәде. "Безнең "Алабуга" машина заводыбыз бар. Анда бик яхшы "Форд" машиналары җыела. Мин үзебездә эшләнгән машиналар алырга киңәш итәр идем", дип ул, журналистлар сорауларын җаваплады.

Сөембикә манарасы янында тезеп куелган унлап яңа "Калина"ны кирмәнгә килгән туристлар да кызыксынып карады.

Русиянең яңа машинасының бәясенә килгәндә, иң арзан яңа "Калина" - 324 мең, ә люкс саналганы 452 мең сум булачак дип әйтелде.
XS
SM
MD
LG