Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея өч ракет сынавы үткәрде


Төньяк Корея Япон диңгезендәге көнчыгыш ярыннан канатлы өч ракет очырды.

Көньяк Корея хәрбиләре әйтүенчә, Пхеньян якын арага очучы өч ракет сынаган. Ракетларның икесе иртән, берсе төш вакытында очырылган, диелә. Ракетларның барысы да диңгезгә төшкән.

Көньяк Корея саклану министрлыгы бу ракет очыруларның аерым бер чарамы, хәрби күнегүләрнең бер өлешеме булуын әйтә алмавын белдерде.

Пхеньянның ракет сынаулары турындагы хәбәрне Япония дә раслады.
XS
SM
MD
LG