Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

1977 елдан башлап дөньяның танылган музейлары Музей төне уздыра. Чаллы шәһәр музее бу чарада алтынчы тапкыр катнашты.

Чаллы шәһәре музеен булдыру турындагы карар 1972 елда кабул ителә. 1973 елда аерым бинада күргәзмәләр йорты ачыла. Инде 1975 елның маенда Чаллы тарихына кагылышлы беренче экспонатларны карарга мөмкин була. Бары 1987 елда гына музей өчен аерым бүлмәләр бирелә.

Шулай итеп Чаллы шәһәре музее нигезләнү вакыты итеп 1973 ел алына һәм аңа 40 ел тулу көнен быелгы Халыкара музейлар көненә туры китерделәр. Музейга 2008 елның 26 апрелендә Тукай туган көнне “Чулпан” кинотеатры бинасын бирделәр. Шәһәрдә моны татар исемен йөрткән мәдәният йортларын тар-мар китерүнең дәвамы дип кабул итүчеләр дә булды. Чөнки шушы ук вакытларда Тукай исемен йөрткән мәдәният сараен эшмәкәрләргә саттылар. “Тукай” сүзе шуннан юкка да чыкты. Ул елларда татар исемен йөрткән, шул исемнәр белән Чаллының азмы-күпме татарлыгы күренгән кибетләр дә юкка чыкты.

Сүзебез элекке “Чулпан” кинотеатры бинасында урнашкан шәһәр музее, анда хәзерге чорда булган эшчәнлек хакында. Биредә бүген 50 меңнән артык экспонат исәпләнә. Шуларның бер өлеше татар тормышын, көнкүрешен дә чагылдыра. Без әлеге музейның мәдәни-агарту секторы мөдире Алия Мөхәммәтханова белән беркадәр экскурсия ясадык һәм берничә сорауга җавап алдык.

– Алия ханым, шушы дәрәҗәдәге музей белән туристларны, аеруча чит илләрдән, Русия төбәкләреннән килүче татарларны да җәлеп итеп буламы?

Алия Мөхәммәтханова

Алия Мөхәммәтханова

– Мин туристлар килми димәс идем. Әле менә ике көн элек кенә Чиләбедән студентлар төркеме килде. Аннан алда гына Пермь, Ижау якларыннан килүчеләр музей белән танышты. Араларында татарлар күп иде һәм татарча сорау бирүчеләр дә булды. Гадәттә татар туристларын шушы музей, Чаллы шәһәре белән мин таныштырам. Сер түгел, татарча аңлатмалар бирүне сораучылар күп түгел.

– 18 май Музейлар төнен ничек үткәрәсез?

– Бу халыкара акция һәм дөнья күләмендә үтә. Без бу чараны 17 май җомга көнне үк башладык. Чөнки шимбә-якшәмбе көннәрендә халык бакчаларда, авылларда. Без бу төнне инде алтынчы тапкыр уздырабыз һәм гел уңай фикерләр ишетеп торабыз. Бу төндә Чаллының картиналар галереясы һәм музей арасында төне буе автобус йөри. Экспонатларны, картиналарны карау бушлай. Шулай ук биредә мәдәни чаралар да оештырыла. Чарага килүчеләр елдан-ел арта.

Шушы сөйләшүдән соң без Алия Мөхәммәтханова белән татарларның, башка халыкларның тормыш-көнкүрешләрен чагылдырган, Чулман төбәгендә булган кош-кортлар, җәнлекләр экспозицияләре белән дә таныштык. Шушы төбәктә табылган борынгы балталарны, керамика әйберләрен дә күрдек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG