Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:34

Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасы ике дистә елдан артык татар балаларына туган телен өйрәтү юнәлешендә уңышлы эшли.

Малай-кызларга телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә төрле алымнар куллана бакча хезмәткәрләре. Аларның берсе - сабыйлар өчен оештырылган театр түгәрәге. Шушы көннәрдә балалар әти-әниләренә яңа әкият тәкъдим итте. Зал матур итеп бизәлгән. Декорацияләр куелган. Әти-әниләр дә залда урын алган, нәниләр бер дә каушамый кебек. Алар инде милли киемнәрдән, тамаша башлануын көтә.

“Уртанчы төркемгә йөрүче балалар туган телләрен ныклап өйрәнә башлый. Өлкәннәр төркеме белән ел саен яңа әкият әзерләү инде гадәткә керде. Быелгы премьера Габдулла Тукайның “Су анасы” поэмасына нигезләнеп, татар уеннары, җырлары белән бизәлеп куелды”, диде бакчаның татар теле белгече Рәсилә ханым Гатауллина.

Балалар әкият барышында төрле уеннар уйнап алды, өйрәнгән җырларын да башкарды.
Тамашадан күренеш

Тамашадан күренеш



Ул арада шук малайлар Су анасының тарагын урлап киттеләр. Бу күренеш кызыклы итеп эшләнгән. Таракны сорап Су анасы, бакчада поэманың бу өлешенә үзгәрешләр керткәннәр, алар өчәү, малайлар артыннан йөгерде. Этләр Су анасына каршы чыкты. Таракны иясенә кире тапшыру күренешен дә балалар бик кызыклы итеп башкарды. Таракны иясенә тапшыргач, балаларга кеше әйберләренә беркайчан да тияргә ярамый дип үгет-нәсихәт тә бирелде.

Бакчада барлыгы 167 сабый исәпләнә. Аларның 97-се, димәк, яртыдан артыгы, туган телен үзләштерә. Элек татар төркеменә балалар аерым тупланса, хәзер һәр группада балалар белән татар телендә дәресләр алып барыла. Төрле бәйрәмнәр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Татар теле дәресләренә башка милләт балалары да йөри, диде бакча мөдире Ольга Решёткина.

Рәсилә Гатауллина

Рәсилә Гатауллина

Бу уку елында балалар төрле конкурсларда катнашкан. Алар сәнгатьле уку бәйгесендә җиңүче итеп танылган. “Әмма бирегә килгәндә алар ана телен белмиләр, сөйләшергә өйрәтүдә авырлыклар күп очрый”, диде татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Рәсилә ханым сүзләренчә, гаиләдә сөйләшкән сабыйлар белән эшләве җиңел. “Без аларның сүз байлыгын үстерү буенча күбрәк эшләргә тырышабыз, ә инде татарча белмәгән нәниләргә дә дәресләр, бәйрәмнәр туган телендә аралашу өчен этәргеч булып тора”, диде.

116нчы бакчада милли тәрбия эшенең уңышлы куелуы ата-аналарга билгеле. Шуңа да милләттәшләребез улларын-кызларын бирегә йөртергә омтыла. Быел да бакчага татар гаиләләреннән нәниләр күп килер, аларны да туган телендә аралашырга, милли моңнарыбыз, уеннарыбыз, гореф-гадәтләребез белән таныштырырга планлаштыра бакча хезмәткәрләре.
Тамашадан күренеш

Тамашадан күренеш



Тик киләчәктә татар гаиләләреннән балалар бакчаларга йөри алырмы? Шушы көннәрдә телевизион тапшырулардан бакчаларда сабыйларны карау өчен түләү үзгәртеләчәге билгеле булды. Сумма күпкә артуы мөмкин. Татар төркемнәре булган бакчаларга урта хәлле ата-аналар сабыйларын йөртә алырмы? Бүген бер бала өчен бер мең сумнан артык түләнә. Әле ташламалар да бар. Әгәр түләү күпкә артса, бу очракта татар телендә сөйләшмәгән гаиләләрдә балалар туган телен белми калачак. Милләтләр тамырына балта чабу сабыйлардан башлана. Бүген ата-аналар Бердәм имтихан бирүне күздә тотып, улларын-кызларын татар сыйныфларына бирүдән баш тарта инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG