Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда порно йолдызы килүгә каршы пикет узды


Саша Грей "Лада Калина" машинасында Хабаровски шәһәрендә
Саша Грей "Лада Калина" машинасында Хабаровски шәһәрендә

18 майда Казанның Бауман урамында американ актрисасы Саша Грейның Татарстанга килүенә каршы протест чарасы узды. Танылган порно йолдызы Русия буйлап узган "Лада Калина" автомобилендә автойөрештә катнаша.

Әлеге автойөреш Владивостоктан Калининградка кадәр дәвам итәчәк. Маршрутка Казан да керер дип көтелә, ләкин төгәл көне билгеле түгел. Пикетны “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” хәрәкәте координаторы Дмитрий Бердников оештырды. Ул бу фактка карата тикшерү уздыруны сорап Русия тикшерү комитетына да мөрәҗәгать иткән.

"Ул кешенең исемен дә атыйсым килми. Ул Русия автомобиль сәнәгатенә түгел, ә үзенә реклама ясый. Минемчә, бу безнең илгә, президентка һәм автомашиналарга каршы эшләнгән провокация. Башка илләрдә бернинди автоконцернга да порно йолдызы реклама ясамый. Күз алдыгызга китерегез, БМВ, Мерседес яки Форд машиналарына порно йолдызы реклама ясаса? Җитмәсә, ул машинада илнең президенты йөргән булса. Бу бөтен илне мәсхәрәләү була. Мондый хәл була алмый", - ди активист.

Казанда порно йолдызы килүгә каршы пикет
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00
"Мин аны кеше дип тә атый алмыйм. Чөнки Аллаһ безгә тәнне аны күрсәтеп йөрү өчен бирмәгән. Ә яхшы эшләр өчен, берәр нәрсәне дәвам итәр өчен. Бу кеше бит диджей яки фотограф буларак танылмаган, ә үзенең пычрак шөгыле ярдәмендә дан казанган. “Роллинг стоунз” журналы аны “дөньядагы иң пычрак кыз” дип игълан итте. Яшьләр ул машинага караячак, шул кызны таныячак. Соңыннан аның “иҗаты” белән танышырга теләячәк. Шуңа күрә бу безнең илдәге әхлакка тәэсир итә”, - диде Бердников Азатлыкка.

Пикет барышында активистка билгесез кеше килеп ташланган һәм кулындагы плакатын ертып чүпкә ташлаган. Бердников бу һөҗүм эшенә карата полициягә мөрәҗәгать итте.

"Лада Калина" машинасында 2010 елда Русия президенты Владимир Путин йөреп карап рекламалаган иде. Кичә, пикет белән бер көндә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Лада Калина II машинасын тәкъдим итүдә катнашып, анда йөреп күрсәтте.
XS
SM
MD
LG