Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:28

Алдан кычкырган күкенең башы ярыла. Безнекеләрнең башы ярыла тора, кычкыра торалар. Аждаһа кавеменнән булгач, куркасы юк инде – башлар бихисап бит.

Нәрсә нәрсә, ә пиар дигәндә безнекеләр җаннарын фида кылырга тора. Шәһәрне кардан чистарту дигәндә йөзләре чытыла, ә менә Аксенов-фест йә Тынычлык яратылышы оештыру дигәндә артларына тибә-тибә йөгерәләр, артларыннан тузан оча, һайт, кара юрга дип каласың. Балалар спортын үстерү дигәндә юк, ә инде исәпсез хисапсыз легионерларга акча түгү дигәндә, акча су кебек ага.

Искә беренче төшкән мисалны гына әйтәм – Лаеш районы эшмәкәре Тюшин автосервис салыр өчен 6 ел буе 20 сутый җир рәсмиләшетерә алмый. Ул чын инвестор, туган районына 6 миллион сум үз акчасын кертергә җыена. Аңа шул 20 сутый җир кызганыч. Андый Тюшиннар район саен.

Аның каруы менә Чаллыда IT парк төзү өчен миллионнар да кызганыч түгел. Ул паркның ачылуына йөз сиксән дүрт көн, әлегә кадәр егерме процентка гына тулы, анысында беркемнең дә эше юк. Әле ул егерме процент эчендә казына башласаң, күпмесе генә IT юнәлештә эшли икән. Нәрсәгә кирәк ул ниндидер автосервис? IT парк матур яңгырый бит!

Кемдер теләгәнгә карап кына, “дөрт итеп” IT технологлар армиясе пәйда булмаганын кайчан да булса аңларлармы икән ул? Беренче чиратта, нәрсәдер җитештергән, эшлим дигән кешеләргә юл ачарга кирәклеген әллә белмиләрме ул? Юк шул. Тавышлы, зур дан-шөһрәт һәм акча китергән әйберләр генә кирәк.

Казан базарларыннан эшмәкәрләрне куып чыгару процессы каршы якның бернинди ай-ваена карамыйча барды. Шәһәр базарларыннан халыкны сөреп кенә чыгардылар. Әйе, бу безнекеләр генә уйлап чыгарган гына әйбер түгел, ышыкланырга Русия кануны бар. Шулай да, базарларда эшләгәннәрнең, беренчедән, үзләрен үзләре ашатып яшәгән эшмәкәрләр икәнлеген, икенчедән, начармы-яхшымы, халыкны ничә еллар буе киендереп торган тулы бер катлам булуын аңларга була иде анысы. Аларның да фикерен ишетергә кирәк иде. Халыкны базардан шәһәр читенә чыгарганда алай каты кыланмасалар да була иде. Имеш, бездә вьетнам базарлары булмаячак, безгә “даешь сивилизатсия”.

“Тура базары”н технополис дип атаганга карап кына нәрсә үзгәрә инде? Базар базар инде ул, шәһәр эчендә булса да базар, тышында булса да шул ук базар. Бары тик зур гына. Һичьюгы түләүләрне пластик карталардан кабул итә торган итеп эшләсәләр, “технополис” дип атаганнарына бераз күз йомар идең. Барырга-кайтырга уңайсыз, автомобиль белән борылып керүләре мең бәла, керсәң чыгарлык, чыксаң керерлек түгел шундый ук вьетнам базары иде инде ул. Ничек әле янгын халык шунда булган чакта башланмаган – көн яктысы үтеп керми торган итеп ясалган иде бит ул. Ут беткән чакларда “технополиста” шәмнәр тотып йөргәннәрен сөйләгәннәр иде сатучылар. Халык шунда булган чакта ул-бу булса, паника башланачак иде бит анда.

Соңгы араларда Казанның юлдашы гел күңелсезлекләр. “Булгария”. “Дальний”. Мөфтияткә кагылышлы вакыйгалар. Бу фаҗигаи вакыйгалардан тыш та күңелсезлек арты күңелсезлек. Гел Казанга мәсхәрә. Халыкка авыр. Казан урамнарында баганалар аву процессы сабантуй кебек үк гадәти хәлгә әйләнеп бара. Усал телләр бу күренешне ЮНЕСКО исемлегенә кертик ди башлады.

Соңгы атналарда гына да бәйрәм көннәрендә ике районда су бетте. Яңа гына сафка баскан метрода поезд туктап калды.

Инде менә Тура. Күпме байлык бер көн эчендә янып көлгә очты, күпме эшмәкәрнең йортына кара кайгы килде. “Бурдан кала, уттан калмый” дип юкка әйтмәгәннәр.

Фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклап, гаеплеләрне табарга вәгъдә бирделәр. Әмма бер нәрсәне хәзер үк инанып әйтеп була – зур җитәкчеләр җәзага тартылмаячак.

“Хромая лошадь” клубында булган фаҗигадән соң Пермь крае хөкүмәте тулы составында эшеннән китте. Пермь шәһәре хакимияте башлыгы да үз урынында калмады. Киткән кешеләр – эшмәкәрлекне үстерү һәм сәүдә министры, шәһәр төзелеше һәм инфраструктура үсеше министры, иҗтимагый куркынычсызлык министры, тагын унбер түрә, хәтта “Хромая лошадь” шәһәрнең бер районы башлыгын да эшеннән кудылар. Шулай булырга тиеш тә. Кул астындагылар гаебе белән күңелсезлек була икән, эре түрәләр дә җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш.

Бездә “Булгария”дән соң бары тик турыдан-туры җаваплыларны гына кулга алдылар да, бетте. Хәзер шуларны утыртачаклар. Коточкыч фаҗига өчен бер генә җитәкче дә үзен гаепле санап рәвеш өчен генә булса да отставкага киткән кыяфәт тә чыгармады. Мәсәлән, транспорт министрының, шәһәр мэрының да бу вакыйга өчен җаваплы булуларын тоеп, отставкага китүләрен күз алдына да китереп булмый. Киресенчә, безнекеләр “Булгария” өчен бүләкләр алдылар әле. Бүләк алучылар исемлегендә информатизация һәм элемтә министры, финанс министры, экология һәм табигый ресурслар министры, сәламәтлек саклау министры, хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министры, президент аппараты башлыгы урынбасары, кабинетлар министрлыгымы шунда, министрлар кабинетымы шунда аппараты җитәкчесе, тагын 2500 кеше, күпчелеге – түрәләр.

Бездә шулай кабул ителгән. Мәсәлән, “Болгар” номерлары ишелгәннән соң, мәдәният министрының үз теләге белән эшеннән китүен бездә хәтта күз алдына да китереп булмый. Тиреләре калын, бронежилет кирәкми безнең түрәләргә.

Бу хәлдән соң да вак-төякне җавапка тартачаклар да, бетте. Әллә берәр эрерәк түрә Казан күгенә күтәрелгән кара болыт хурлыгын үз өстенә алып, китәр дисезме? Юк. Китмәячәк.

Моннан бер ай элек “күрәчәкләр алда әле” дип язган идем. Татар юрап китерә дигәннән түгел, соңгы вакытта булган вакыйгалардан чыгып әйтүем иде. Бу фараз түгел. Әгәр атасы биргән акчага борын асты кипмәгән малай япун матае сатып алып, сәгатенә 180 километр тизлек белән котырып чабып йөри икән, берәр ни буласын көт тә тор. Моны алдан күзаллар өчен күрәзәче булырга кирәкми.

Җинаятькә юл куючы төп фактор – җәзаның кырыслыгы түгел, җәзаның котылгысызлыгы икәне күптәннән билгеле. Шуңа күрә, кызганыч, әмма, нишлисең. Шундый җавапсызлык хөкем сөргәндә, күңелсезлекләр булмас дип ничек өмет итеп булсын?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG