Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиянең "ачык хөкүмәт" проектына керүен кичектерергә кушты


Президент Владимир Путин хөкүмәтләр арасында хезмәттәшлекне һәм мәгълүмати ачыклыкны күз алдында тоткан халыкара "ачык хөкүмәт" проектына Русия әлегә кушылмый, дип белдерде.

Проектка Русиянең 2013 елда керүен элекке президент Дмитрий Медведев планлаштырган иде.

"Проектка бөтенләй кушылмау турында сүз бармый, аның вакыты һәм шартлары үзгәртелә", диде журналистларга Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков.

"Ачык хөкүмәт" проекты ярдәмендә 50ләп илнең хакимиятләре элемтәдә тора һәм хезмәттәшлек итә.
XS
SM
MD
LG