Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

"Левада" һәм ВЦИОМ прокуратурадан кисәтү алды


Мәскәүнең Савелово районара прокуратурасы "Левада" үзәгенең социологик тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгару сәяси эшчәнлеккә тиң, дигән белдерү ясады. Үзәк мөдире Лев Гудков бу белдерүне "хөкүмәттән бәйсез үзәккә эшчәнлеген туктатырга дигән басым" дип бәяләде.

"Левада" эшчәнлеген "сәяси" дип атап прокуратура аңа каршы чаралар күрмәкче, диелгән Гудков белдерүендә. Аның сүзләренә караганда, хөкүмәттән бәйсез оешмалар һәм "чит ил агентлары" турындагы яңа кануннар үзәкнең партнерлары белән килешүләрнең өзелүенә китергән, шулай ук кануннар фәнни тикшеренүләр иреге һәм тикшеренү нәтиҗәләрен тарату иреген бозу булып тора.

“Известия” газеты прокуратурадагы исеме аталмаган чыганакка таянып “Левада” үзәгеннән чит ил агенты буларак теркәлүне таләп итүләре турында язып чыккан иде.

Лев Гудков оешманың чит ил агенты буларак теркәлергә җыенмавын белдерде.

Гудков әйтүенчә, аның җитәкчелегендәге оешма читтән грантлар алуын һәм халыкара проектларда катнашуын яшерми.

Прокуратура шундый ук кисәтүне Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге - ВЦИОМга да җибәргән.

XS
SM
MD
LG