Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Ижау биючеләре Петербурдан лауреат булып кайтты


“Атлантида” эстрада бию ансамбленең зурлар төркеме чыгышы

“Атлантида” эстрада бию ансамбленең зурлар төркеме чыгышы

Ижау шәһәренең “Атлантида” эстрада бию ансамбле Петербурда узган халыкара хореография фестиваленнән кайтты. Зурлар төркеме дипломга ия булды, кечкенәләр лауреат исемен яулады.

Ижау шәһәренең 32нче санлы мәктәбендә укучыларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта уку процессында балаларны төрле яклап үстерү дә каралган. Мәктәптә 1996 елда “Атлантида” исемле эстрада бию ансамбле оештырыла. Бүген ул үзенең традицияләрен булдырган зур коллектив. Анда йөздән артык малай-кыз шөгыльләнә. Алар республиканың төрле сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый, конкурсларда җиңүчеләр исемлегендә атала. Шушы көннәрдә генә “Атлантида” Петербурда узган халыкара хореография фестиваленнән кайтты. Олылар төркеме дипломга ия булды, ә кечкенәләр лауреат исемен яулады.

“Танцевальная ассамблея” Халыкара хореография конкурсында яулаган призлар – алар “Атлантида” ансамбленең күпсанлы кубок һәм дипломнарына өстәмә”, диде ансамбль җитәкчесе Юлия Васильева.

Камилә Закирова әнисе Әлфия ханым белән

Камилә Закирова әнисе Әлфия ханым белән

Петербурда узган конкурска ансамбльнең ике - өлкәннәр һәм кечкенәләр төркеме барган. Ансамбльгә өч яшь ярымнан йөри башлаган Камилә Закированың әнисе Әлфия ханым балалар белән моңа кадәр барлык бәйгеләрдә булган. Петербурга Халыкара конкурска чакыру алгач, ата-аналар белән киңәшләшеп, барырга кирәк дигән карарга киләләр. Әлфия ханым балалар чыгышын зал җылы кабул итүен билгеләде. Жюри әгъзалары да кечкенәләрнең биюен эталон чыгыш дип бәяләгән.

“Атлантида” ансамбленең киемнәре матур, бик әйбәт чыгыш ясадылар”, дип уртаклашты Әлфия ханым Закирова.

Балалар конкурста катнашырга гына дип түгел, җиңү яуларга баруларын җиткерде. Аларга хәтта иртәнге дүрттән торып, репетиция залында шөгыльләнергә туры килгән. Кичләрен дә залда озак уздырган биючеләр.

Настя исемле ун яшьлек биюче “Сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынландым. Әмма җитәкчебез безгә сезнең энергетик ноктагыз бар, бу турыда онытмагыз дигән сүзен исемә төшердем дә, без репетиция залында биегән кебек биергә тырыштым. Шулай итеп башкалар да биегән. Безнең бик шәп килеп чыкты”, диде.

Кечкенәләр һәм өлкәннәр арасындагы дуслык, теләктәшлек хисләре дә көчле. Кечкенәләр сәхнәдә чыгыш ясаганда өлкәннәр залдан аларны алкышлап, дәрт биреп, теләктәшлек белдереп торган. Һәм өлкәннәр дә кечкенәләрне залдан алкышлап, дәрт биреп торган. Кызлар сөйләвенчә, башта зал биючеләрне бик салкын кабул иткән. Ә инде ижауларның шулай бер-берсен хуплап алкышлавы тамашачыга да тәэсир иткән. Башка чыгышларны зал алкышларга күмгән. Бу инде “Атлантида” биючеләренең аерым төркем түгел, дус, тату коллектив икәненең дәлиле булса, аларның тулы бер залны җанландырып җибәрергә дә көче булуын раслый. Шулай итеп, балаларның бер-берсен хуплавы төньяк башкала тамашачыларын да җилкендереп җибәргән.

Өлкәннәргә диплом алырга шулай ук җиңел булмаган. Аларның биюен оригиналь дип тапканнар, матур костюмнарын билгеләгәннәр. Биюләренең темасы бүгенге тормышка кагылышлы. Кызлар күп – егетләр аз. Бердәнбер егетне, ул да - курчак, кызлар бер-берсеннән тартып алып, бииләр.

Юлия Васильева һәм Карина Рудина

Юлия Васильева һәм Карина Рудина

Әлбәттә, ансамбль җитәкчесе Юлия Васильева, аның ярдәмчесе Карина Рудинаның, ата-аналарның тырышлыгы, балаларның армый-тармый шөгыльләнергә теләген мәктәп директоры Вера Фефилова хуплап тора. Мәктәптә махсус хореография залы, киемнәр бүлмәсе бар. Тамашалар залы да балалар хөкемендә. Шуңа да конкурсны оештыручылар директорга рәхмәт хаты юллаган.

Мәктәп директоры Вера Фефилова ансамбльнең чираттагы уңышлы чыгышларыннан шат. Әмма монда аның өлеше бик кечкенә, ата-аналар, балалар, коллектив җитәкчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе дип бәяләде.

Ансамбльнең җитәкчесе балаларны биергә генә өйрәтми, аларның кайбер сыйфатларын үзенә дә ала икән. Кичәге биючеләр бүген инде үзләре нәниләрен ансамбльгә китерә башлаган.
“Атлантида” эстрада бию ансамбле

“Атлантида” эстрада бию ансамбле

XS
SM
MD
LG