Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

19 май Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы каршылык чарасы уздырды. Чарада иллегә якын кеше катнашты.

Чарада катнашучыларның кулларында: “Җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләрен эзәрлекләүне туктатыгыз!”, “Туган телсез халык юк”, “Башкортстан хакимиятләре: башкортларның ректор булырга хакы юкмы?”, “Күк бүре - демократия өчен”, “ Конституция буенча Башкирия түгел, ә Башкортстан республикасы”,“Үзебезнең хокукларны яклыйк!”, “Теле юкның - иле юк!”, “Русия субъектларын эреләндерү реформасы милли республикаларга кагылырга тиеш түгел!”, “Башкортстан һәм Русия парламенты депутатлары, федерализмны торгызу өчен көрәшегез!”, “Милли республикаларны бетерү - Русия Конституциясен бозу!”, “Демократия һәм федерализмны ныгыту - Русияне ныгыту!”, “Телебез һәм мәдәниятебезне саклыйк!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Руслан Габбасов

Руслан Габбасов

Чарада чыгыш ясаучылар берничә генә булды. Яшьләр хәрәкәте вәкиле Руслан Габбасов: “Башкортстан урысларының “Русский собор” оешмасы республикада башкорт телен укытуга каршы чыкты. Моны алар конференциягә чыгарып, Русия дәүләт Думасына “Башкортстандагы дәүләт телләре турында” канунга үзгәрешләр кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Русия кануннарыннан да субъект телләрен мәҗбүри укытуны алып ташладылар. Субъектта телләр укыту үзләренең карамакларына калдырылды.

Без урыс телен, чит телләрне мәҗбүри укыйбыз, ә башкорт телен уку мәҗбүри түгел. Бу - башкорт телен кысу дигән сүз. Бу - демократияне кысу”, диде. Чыгыш ясаучы соңгы елда 600дән артык мәктәп ябылуын, аларның күпчелеге башкорт мәктәпләре булуын да әйтте һәм башкорт теле һәм әдәбияты бүлекләрен тәмамлаучы студентлар эш таба алмауга борчылу белдерде.

Ул шулай ук республика урманнары сатылып бетүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, “Селена” дигән оешма Урал артындагы урманнарны сатып алган. Нарат урманнары кырылып бетеп бара. Кискән бүрәнәләрне халыктан яшереп төннәрен зур машиналар белән читкә озаталар. Руслан Габбасов ул машиналарның күпчелеге Казакъстаннан булуын да әйтте.

Әнвәр Юмагулов

Әнвәр Юмагулов

Әнвәр Юмагулов ел саен 52 миллиард акча урлануын, мәгълүмат сугышы баруын ирештерде. Иминлек хезмәте һәм полициянең дә коррупция белән бәйле булуын әйтте.

Рәмзил Байназаров: “Без Фәнзил Әхмәтшинны, милләт мәнфәгатьләрен яклап көрәшне дәвам итәчәкбез. Чөнки Ак йорт та, хокук сакчылары да безне якламый, үзебезне-үзебез якларга гына кала”, диде. Аның чыгышыннан соң күмәкләп: “Күк бүре - азатлык өчен!” дип кабатладылар.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Русиянең мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертергә, милли компонентны һәм республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны кайтарырга, Бердәм дәүләт имтиханнарын милли телләрдә тапшыруны кертү кебек таләпләр кергән. Резолюция Русия президенты Владимир Путин, Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко һәм дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинга җибәреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG