Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары АКШ хисабында


АКШ Дәүләт департаменты 2012 елда Русия мөселманнары хокуклары бозылуы турында язып чыкты.

АКШ хөкүмәте статистикасына караганда, Русия халкының саны 143.3 млн кеше. Русия диннәре атласы халыкның 41% христианнар, 6.5% мөселманнар, дип хәбәр итә. "Левада" фикер белешү үзәге мәгълүматларына караганда, Русия халкының 74% үзләрен христиан, 7% мөселман, дип атый.

Дәүләт департаментының дөньяда дин иреге торышын күзәтеп әзерләгән хисабында Русия мөселманнары 2012 елда хокуклары иң күп бозылган дини азчылык, дигән нәтиҗәгә килеп була. Моңа Русиядә кабул ителгән ике канун - экстремизмга каршы көрәш һәм җыелу өчен рәсми рөхсәт таләп иткән кануннар сәбәпче, диелгән хисапта.

Кайбер җирле түрәләр рәсми рөхсәтсез җыелуны тыйган яңа канунны дини азчылыкларга басым ясау өчен кулланды. Кайбер шәһәрләрдә җомга намазлары һәм дини бәйрәмнәрдә җыелырга урын җитмәү сәбәпле мөселманнар аерым урын сорарга мәҗбүр булган, хакимиятләр аларга урын бирмәгән, дип, мисал итеп Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәре китерелгән.

"Ислам радикаллары" белән көрәш гади мөселманнарның дини хокукларының чикләнүенә китергән. Казанда 19 июльдә дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң 200ләп өйдә тентүләр булган, 400-600 кеше кулга алынган. Аларның күпчелеге бернинди аңлатмасыз чыгарылган, диелгән хисапта.

Русиядә дистәләгән ислам китаплары экстремистик рухта, актив гамәлләргә чакыручы дип танылган иде. Ул исемлектә һәр мөселманда була торган дога, хәдис китаплары да бар. Оренбурда тыелган дини китапларның табылуы хисапта аерым язылган.

Хакимиятләр мөселманнарга карата административ басым куллануда гаепләнә. Дини оешмаларның теркәлү проблемалары, кулга алынган мөселманнарның гадел мәхкәмә хокукыннан мәхрүм ителүе телгә алына.

Мәчетләр җитмәү проблемасын чишәргә алынган мөселманнарга ирек булмау турында да сүз бар. Мәскәү мэры Сергей Собянин башкала мәчетләренә йөрүчеләрнең өчтән ике өлеше җирле мөселманнар түгел, дип булган дүрт мәчеттән артык гыйбадәтханә салынмаячагын белдерде. Гәрчә Мөфтиләр шурасының 12 яңа мәчет төзү планы булса да. Сентябрь аенда берничә мең кеше протест хатын имзалаганнан соң хакимиятләр мәчет төзү планыннан баш тартты.

Русиянең башка шәһәрләрендә дә мәчетләр булмавы зур проблема буларак телгә алына. 20 меңләп мөселман яшәгән Сочида мәчет юк. 2010 елда Сочи шәһәре башлыгы урынбасары, иң якын мәчет 20 генә чакрым якынлыкта, дип гыйбәдәтханә төзүгә каршы чыкты.

Болар барысы да АКШ Дәүләт департаментының 2012 елда дөньяда дин иреге торышы турындагы хисабында язылган.
XS
SM
MD
LG