Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнне мыскыллаган фото авторы Михаил Шаров эшен карау дәвам итә


Чәршәмбе көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны “Вконтакте” социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаров эшен карау дәвам итәчәк. Утырыш алдыннан Рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов һәм активист Алексей Топоров Казан ватандашлар берлеге рәистәшләренең берсе булган Михаил Шаров һәм Татарстандагы вазгыять турында мөрәҗәгать кабул итте.

Щеглов мәхкәмәне хисләргә бирелмичә, бер тарафны да алмыйча гадел карар чыгарырга чакыра.

"Кайбер исламчыларның интернеттагы белдерүләре миндә дә ачу хисләре тудыра, ләкин мин катгый чараларга бармыйм. Барыбыз да интернетта чыккан әйберләргә шундый реакция белдереп барса, ярты ил берберсен атып үтерәчәк. Аек акыл, хисләрне тыю кирәк", ди Щеглов үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Топоров, Михаил Шаровны гаепләү "башкаларга үрнәк" кебек оештырылган, дип саный.

"Салымнарны республикада барлык милләт вәкилләре түләп бара. Өстенлек бер генә милләткә бирелә. Казан ватандашлар берлеге рус милләтенең хокукларын, балаларының мәктәптә рус телен кирәк кадәр өйрәнү хокукын яклый", ди Топоров.

Мөрәҗәгатьтә Рус җәмгыятенең барлык мәсьәләрне нәтиҗәле рәвештә чишү яклы булуы, барлык милләтләр һәм диннәр арасында хөрмәт һәм аңлашуны яклавы әйтелгән.
XS
SM
MD
LG