Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге институт империяне саклау юлларын тәкъдим итә


Мәскәү кремле сурәтендә билгесез кеше шәүләсе
Мәскәү кремле сурәтендә билгесез кеше шәүләсе

Мәскәүдәге Милли стратегия институтының яңа хисабында татар һәм башкорт телләрен ихтыяри укытуга күчерү тәкъдим ителә. Бу ислам экстремизмына каршы тору өчен кирәклеге әйтелә.

Мәскәүдәге Милли стратегия институты (Институт национальной стратегии) әзерләгән Төньяк Кавказ һәм Идел буе төбәкләрендәге милли һәм дини вәзгыять турындагы хисапта Русиянең мөселманнар яшәгән республикаларында радикал исламның көчәюе, мөселманнарның милләтчеләр белән үзара бәйләнеше арта баруы һәм нәтиҗәдә милли һәм дини өлкәдә тотрыксызлык туарга мөмкинлеге әйтелә. Православ диненә нәфрәт йөзеннән Татарстан һәм Башкортстанда сепаратистлар берләшергә дә мөмкин икән.

Башкортстанда элек милләтчеләр Мәскәүгә каршы хәрәкәт алып барган һәм президент Мортаза Рәхимов чорында җирле хакимияттән яклау тапса, хәзер Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты, «Күк бүре» оешмасы вәкилләренең күп өлеше һәм шулай ук Башкортстандагы татар иҗтимагый үзәгенең бергәләп бүгенге хакимияткә оппозициягә күчүе әйтелә. Татар һәм башкорт милләтчеләре эшмәкәр Альберт Мөхәммәдьяров тирәсенә тупланганы ассызыклана.

"Элек ачыктан-ачык бер-берсенә каршы торган башкорт һәм татар милләтчеләре үзара якынайды. Азамат Галин, Динар Зәйнуллин, Рамил Хисаметдинов, Азат Сәлманов, Ирек Агишев, Рамил Рәхмәтов кебек "башкортлар" Мәҗит Хуҗин, Кәрим Яушев, Кадерле Имаметдинов, Рамил Хөсәинов кебек "татарлар" белән бергә Мөхәммәдьяров лагеренә тупланды. Татарлар республикада үзләренең хокуклары бозылудан зарланса, башкортлар, әлбәттә, үзләренеке бозыла дип саный. Мөхәммәдьяров берьюлы татарларны да башкортларны да яклау кампаниясен башлады", диелә хисапта.

Татар һәм башкорт телен укыту экстремизмга сәбәп була аламы?

Татарстанда соңгы вакытта сепаратистларның республика җитәкчелеге тарафыннан кабат яклау тапканы әйтелә. Республикада куера барган «урыс мәсьәләсенә» каршы буларак оештырылган «татар мәсьәләсе» чаралары республика массакүләм мәгълүмат чаралында ешрак яктыртыла икән.

Шул ук хисапта Татарстан милләтчеләренең интернетка «күчүе» бәян ителә. Аерым алганда анда «Алтын Урда» татар патриотик фронты, «Татар уян!», «Татар фронты» һәм башка сәхифәләр искә алына.

«Сепаратистлар хәзер Татарстан яки Башкортстанны бәйсез дәүләт итү максатын куймый, алар Русиянең күп өлешендә «Зур Туран» яки» Алтын Урда»ны булдырмакчы. «Идел-Уралны» радикал исламчылар вилаять итеп күрә», диелә хисапта.

Боларның барысы да радикал исламның арту куркынычын тудыра булып чыга. Моңа каршы тору өчен хисапта тәкъдимнәр дә китерелә. Беренче чиратта төбәк җитәкчеләрен һәм шәһәр башлыкларын даими алмаштырып тору кирәклеге, татар һәм башкорт телләрен ихтыяри укытуга күчерү, урыс милли оешмаларын эзәрлекләүне туктату, миграцияне киметү, ваһһабчылар белән көрәшне арттыру тәкъдиме әйтелә.

Институтның урыс империясен саклап калу тәкъдимнәре:
  1. Милли төбәк, андагы шәһәрләр җитәкчелегенә башка төбәк кешеләрен кую тәҗрибәсен кертү
  2. Хакимияттәге этник элитаны чикләү, урыс милләтеннән булганнарны күбрәк кую
  3. Русиядәге мөселман уку йортларын ныгыту, ә чит илдә дини белем алуны чикләү
  4. Татар, башкорт телләрен укытуны ихтыяри итү, мәгариф стандартын сайлауны ата-аналарга калдыру
  5. Мәскәү проектларында катнашырга теләгән татар, башкорт яшьләре оешмаларын яклауны арттыру, үрнәк итеп күрсәтү
  6. Милли төбәкләрдә урыс милли оешмалары эшчәнлеген шәбәйтү
  7. Мәскәүгә лояль традицион исламны яклау, башка карашлы исламчылар белән хезмәттәшлекне туктату
  8. Рәсми булмаган исламга каршы көрәшне оешкан җинаятьчелеккә каршы кулланылган алымнар белән алып бару
  9. Дәүләткә каршы чыккан сектантларга каршы пропаганданы активлаштыру
  10. Миграцияне, бигрәк тә Үзәк Азиядән булганын чикләү

"Яңа буын урыслар татар телен өйрәнүгә тыныч карый"

Башкортстан президенты хакимияте бу хисаптагы милли һәм дини өлкәдәге фаразларны күпертелгән дип белдерде. Президент сүзчесе Артем Вәлиев хисапта әйтелгән милләтчеләр берәм-сәрәм кешеләр булуын һәм алар артында халык тормавын әйтә.

“Һәрбер төбәктә үзен оппозиционер дип атаучылар, провокаторлар, берәм-берәм хәрәкәт итүче җәмәгать эшлеклеләре бар. Уфа традицион исламның үзәге һәм монда милли һәм дини өлкәдә тотрыксызлык чыгу ихтималы юк”, диде ул.

Тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов Русиядә мөселманнарның саны һәм тәэсире арта, шул сәбәпле җәмгыять куркуга калды дип саный.

Айдар Хәбетдинов
Айдар Хәбетдинов
“Русиядә славяннар, урыслар яки урыс булырга теләүчеләр артканда әлеге проблемны күрмәделәр. Урыслар саны Идел буенда, Себердә дә, Төньяк Кавказда да артты. Хәзер хәл башка якка үзгәрә. Киресенчә мөселманнар саны арта бара. Русия җәмгыяте моның белән ничек көрәшергә белми. Бу балансның урыслар файдасына булмавы курку тудыра. Көпчәк башка якка тәгәри башлаганны танырга теләмиләр. Татарстандагы урысларның яңа буыны “татар телен өйрәнергә кирәк” дигәнне бик тыныч кабул итә. Хәтта башка төбәкләрдән килүче студентлардан да беркайчан да татар телен өйрәнүгә каршы сүз ишеткәнем булмады” ди ул.

Хәбетдинов сүзләренчә, Русия зур җирләрне үз контроленә алды һәм анда урысларның урнаштыра алмады.

“Мәскәү янындагы авылларны алсак анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче урыс булмаганнар саны арта. Шул хисапны чыгарган оешманың президенты Михаил Ремизов тарихи урыс шәһәрләрендә мәчетләр төзергә кирәкми дип әйтә, әмма анда дистәләрчә мең мөселман булса алар кайдадыр качып утырырга тиешме? Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы даими әйтеп килә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG