Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение Русия тышкы эшләр министры ачуын чыгарды


Министрлар Элмар Мәмәдьяров һәм Сергей Лавров 21 май Мәскәүдә очрашты
Министрлар Элмар Мәмәдьяров һәм Сергей Лавров 21 май Мәскәүдә очрашты

Азәрбайҗанда Динә Гарипова файдасына җыелган тавышлар җырчыга кимендә 10 балл китерергә тиеш булган. Тавышлар югалган. Мәскәү һәм Баку бу хәлне тикшерә.

Узган ял көннәрендә Евровидение финалында җырлаган Динә Гарипова өчен Азәрбайҗаннан бер балл да бирелмәве күпләрдә аптыраш һәм хәтта ачу да чыгарган иде. Баксаң, кардәш азәри халкын гаеплисе юк икән.

Азәрбайҗан тышкы эшләр министры Элмар Мәмәдьяров сишәмбе көнне Русия министры Сергей Лавров белән очрашуда Динә Гарипова тирәсендәге хәлне “детектив” дип атады. Азәрбайҗандагы өч мобил элемтә ширкәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Азәрбайҗан халкы Русия исеменнән җырлаган Динә Гариповага Украина җырчысыннан кала иң күп тавыш биргән.

"Ул тавышларның кая китүе, кайда югалуы турындагы сорауны безнең Җәмәгать телевидениесенә бирергә кирәк. Алар Европаның телевидение тапшырулары берлегенең партнеры, алар тикшерсен", диде Мәмәдьяров.

Евровидение 14-18 май көннәрендә Швециянең Мальмё шәһәрендә барды. Динә Гарипова 5нче урын алды. Тавыш бирү вакытында Азәрбайҗанның Русия башкаручысына бер тавыш та бирмәгәне игълан ителде. Русия Азәрбайҗан җырчысы Фәрид Маммадовка иң югары бәя – 12 балл бирде.

"Элмар Мәмәдьяров белән килештек, Азәрбайҗан телевидениесе бу хәлне тикшергәч без уртак чаралар күрәчәкбез, мондый оятсыз хәл җәзасыз калырга тиеш түгел", диде Русия тышкы эшләр министры Лавров.

Белгечләр Азәрбайҗанның тавышлары барыбер Динә Гарипованы 5нче урыннан югарырак күтәрә алмас иде, дип белдерде. Ләкин мондый җәнҗаллар бәйгенең сәяси мәгънәсенең иҗади ягыннан өстенрәк булуын күрсәтә.

2012 елда Евровидение Бакуда зур җәнҗаллар белән узды. Хакимиятләрнең бәйге үтәчәк стадионны төзер өчен кешеләр яшәгән йортларны җимерүе һәм кеше хокуклары бозылуы турында бөтен дөнья язды.
XS
SM
MD
LG