Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның "Өмет" студиясе имтихан тотты


Омскиның "Өмет" студиясе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Омскиның "Өмет" балалар студиясе

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Өмет" балалар фольклор студиясе чираттагы мәртәбә "үрнәк коллектив" исемен яклады.

"Өмет" студиясе Омскида 1997 елда оешып эшли башлаган иде. Ул вакытта студиядә шөгыльләнгән балаларның күпчелеге хәзер югары уку йортларында укый, аларның кайберләре "Умырзая" ансамбленә йөри, мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап үзләре балалар белән эшләүчеләр дә бар.

"Өмет"кә йөрүче балаларның яшьләре 6дан 16 яшькәчә. Ә инде сәләтләренә килгәндә - анысы да төрлечә. Балалар бирегә талантларына, сәләтләренә карап кабул ителми. Без татар балаларын җыябыз, татар җырын, татар телен өйрәнү теләге белән килгән бер генә баланы да кире бормыйбыз, ди коллектив җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова.

Гөлфия ханым "Өмет" студиясе балалары белән әле ике ел гына эшли, беррәттән "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамблен дә җитәкли. Балалар белән эшләү бик катлаулы, татарча белүче 2-3 кенә бала бар, калганнары – кайсылары бераз аңлый, кайсылары бөтенләй белми, ди ул. Әлбәттә, балалар студиядә татар җырын өйрәнү белән беррәттән татар телен дә үзләштерәләр.

Өлкә мәдәният министрлыгының абруйлы комиссиясе алдында балалар Нәүрүз бәйрәменнән әйтемнәр сөйләде, Сабантуй бәйрәменнән җырлар башкарды, наза уенын күрсәтте.

"Үрнәк" исеменә "Өмет" коллективы 2003 елда лаек булган иде. Быел балалар инде өченче мәртәбә имтихан тоттылар. Уңышлы чыгыш ясадык, комиссия әгъзалары "яхшы" дип кабул итте, бик тә дулкынланган идек, ди Гөлфия. Алда планнарыбыз зурдан, Сабантуйларына әзерләнәбез, яңа костюмнар тектерергә, яңа җырлар өйрәнергә, фольклор күренешләр әзерләргә кирәк, ди студия җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова.
"Өмет" балалар фольклор студиясе чыгышы
"Өмет" балалар фольклор студиясе чыгышы
XS
SM
MD
LG