Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Тимерҗанов Алтайдан Казанга федераль инспектор булып кайтты


Ренат Тимерҗанов
Ренат Тимерҗанов

13 ел дәвамында Татарстан эчке эшләр министрлыгында эшләгән Ренат Тимерҗанов республикага федераль инспектор булып кайтты.

Русия президенты фәрманы белән Ренат Тимерҗанов Татарстанга федераль инспектор итеп билгеләнде. 21 майда тәкъдим итү чарасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тимерҗановның республикага федераль инспектор булып кайтуын дөрес карар дип бәяләде.

Ренат Тимерҗанов республикага әйләнеп кайтачак икән дигән сүзләр күптән йөрде.

13 ел дәвамында (1998-2011) ул Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Cәфәровның беренче урынбасары булып эшләгән иде. Сәфәровның вазифасыннан китүенә бер ел кала Русия эчке министрлыгының элекке җитәкчесе Рәшит Нургалиев генерал Тимерҗановка көтелмәгән тәкъдим ясады. Аны эчке эшләр министрлыгының Алтай төбәге идарәсенә җитәкче итеп билгеләделәр.

"Дальний" полиция бүлегендәге җәнҗаллы вакыйгадан соң Сәфәров үз теләге белән эшеннән киткәндә Тимерҗанов аның урынына калырга тиешле иң лаеклы намзәтләрнең берсе буларак та каралды, ләкин Мәскәү Татарстанга Артем Хохоринны юллады.

Ренат Тимерҗанов 1978 елдан хокук саклау эшендә. Ул Октябрь районында балигъ булмаган балалар инспекторы вазыйфасыннан районның эчке эшләр идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. 1994 елдан Тимерҗанов Татарстан милициясенең махсус идарәсендә хезмәт итә, ә 1998 елда Сәфәров аны үзенең беренче урынбасары итеп куя. Тимерҗанов республикадагы оешкан җинаятьчел төркемнәргә каршы актив көрәш алып барган шәхес буларак та билгеле.

Быел 9 майда Тимерҗанов Русия эчке эшләр министрлыгының Алтай төбәге идарәсе җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителде.

2011 елның декабрь аеннан Татарстанда федераль инспектор вазыйфаларын Рөстәм Идрисов башкарган иде. Аның бу эштән алыну сәбәпләре әйтелми.
XS
SM
MD
LG