Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белых: Навальный өлкәгә зыян китермәде


Киров шәһәре Ленин районы мәхкәмәсендә Алексей Навальный эшен тикшерү дәвам итә. Бүгенге утырышта өлкә губернаторы Никита Белых чыгыш ясады. Адвокатның Навальный эшчәнлеге өлкәгә зыян китерә ала идеме дигән соравына, Белых, моның өчен бер дәлил дә юк, дип белдерде.

Азатлык радиосы мәхкәмә утырышын турыдан интернетта тапшыра.

Навальный 2009 елда губернатор Белых киңәшчесе булганда "Кировлес" ширкәтеннән 10 мең м3 урман урлауда гаепләнә. Дәлилләр җитәрлек, дип табылса аңа 10 елга кадәр төрмә яный.

Шул ук эшкә катнашы булуда "Нократ урман ширкәте" җитәкчесе Петр Офицеров гаепләнә.
XS
SM
MD
LG