Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сочи 2014" Олимпия уеннары өчен кар узган кыштан җыелган


"Сочи 2014" уеннарын оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко, кышкы Олимпия уеннары өчен 710 мең м3 кар җыелган, читтән китерергә кирәк булмаячак, дип белдерде. Кар махсус саклагычларда тора.

"Җитәрлек кар җыелган. Моның кадәр кар белән һава шартлары нинди булса да, узган кыштан начаррак булса да, уеннарны уздырып булачак," диде президент.

Узган кышта Сочида уеннарга әзерлек барганда кар җитмәгән.

"Ванкувер 2010" уеннарында кар булмады, оештыручылар карны боралаклар белән китерде. Без аңа калмас өчен алдан чаралар күрдек," диде Чернышенко.

"Горячий снег" исемле махсус технология ясалган. Аның ярдәмендә теләсә нинди температурада кар ясап, аны җәй буе саклап була.
XS
SM
MD
LG