Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиодагы татар мәчетенең 75 еллыгы искә алынды


"Япониядәге татарлар" дип аталган симпозиум
"Япониядәге татарлар" дип аталган симпозиум

18-19 май көннәрендә Япониянең Токио шәһәрендә яшәүче татарларның 75 ел элек мәчет ачуларын искә алып зур бәйрәм үтте.

"Безнең ата-бабаларыбыз 1920 елларда Русиядән Көнчыгышка таба чыгып китеп Япониягә барып җиткәннәр. Шул шәһәрләрнең берсе - Токиога килеп үзләренең татар мәктәбен һәм мәчетен салганнар. Бу зур эшләрне бөтен татарлар башка мөселманнар һәм ислам динен хөрмәт иткән японнарның ярдәме белән башкарып чыкканнар", дип хәбәр итте радиобызга тантанада катнашкан, Кушма Штатларның Сан-Франциско шәһәреннән килгән Оркыя Сафа.

Аның сүзләренчә, мәчет Токио шәһәрендә 1938 елның май аенда ачыла. Еллар уза, әлеге татар мәчете искерә һәм шул сәбәпле 2000 елда Төркия ярдәме белән Токионың Төрек Җәмигъ мәчете салына.

Чарада катнашучылар татар зиратында
Чарада катнашучылар татар зиратында
Татар мәчете ачылуны искә алу бәйрәмен Япониядәге Төркия илчелегенең "Токио Юныс Әмре Мәдәни Мәркәзе" җитәкчесе Тәлгать Айдын әзерләде.

18 май көнне хәзер Токиода яшәүче татарлар, яңа мәчетнең төрек имамы Нуруллаһ Аяз һәм башка төрекләр Токиодагы татар зиратында җирләнгән ата-бабалар рухына дога кылды.

19 май көнне "Япониядәге татарлар" дип аталган симпозиум үтте. Әлеге чарага 150-ләп кеше җыелды. Катнашучылар арасында Төркия илчесе Сәрдар Килич җәмәгате белән, япон һәм төрек профессорлары, татарлар тарихын өйрәнгән башка галимнәр, Казаннан Илшан Дәмирбаш, Чаллыдан рәссам Хәмзә Шәрипов та бар иде. Залга эленгән рәсемнәр дә Япония татарлары тарихын яктыртты.

Татар, төрек ризыклары һәркемнең дә күңеленә хуш килде
Татар, төрек ризыклары һәркемнең дә күңеленә хуш килде
Симпозиум тәмамлангач кичке аш мәҗлесе үтте. Катнашучылар татар милли ашлары - өчпочмак, пилмән, тавык пылавы һәм төрек ризыклары белән сыйланды. Чәй янына чәк-чәк һәм күрәгә бәлеше чыкты.

Әлеге ризыкларның барсын да Сан-Францискодан бу бәйрәмгә махсус килгән Даян, Оркыя, Адилә Сафалар һәм Токиода яшәүче Рамазан Сафалар гаиләсе әзерләде.

"Әлеге чарада катнашкан һәркем дә шат күңел белән кайтып китте", дип тәэсирләре белән уртаклашты Оркыя ханым.
XS
SM
MD
LG