Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

23 майда Казанда "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән дүртенче бөтенрусия татар дин әһелләре форумы ачыла. Дин әһелләре бу чарада беренче чиратта берләшү проблемын күтәрергә кирәк дип саный.

Русия төбәкләрендәге татар имамнары инде Казанга дүртенче тапкыр җыела. Форумны оештыручылар арасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә бар.

Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов татар имамнары Русия мөселманнары арасында алдынгы сафларда булырга тиешлеген әйтә, ә моңа бары тик берләшеп эшләү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шуңа ул бу чарада берләшү проблемнарын күтәрергә чакыра. Әлбәттә бүгенге көндә төрле мөфтиятләргә караган имамнар арасында низаглар чыккалап торуы һәркемгә мәгълүм.

“Бу татарларны һич кенә дә бизәми. Моңа чик куярга кирәк. Безнең бүлешер әйберебез юк”, ди ул.

Баязитов бердәм мөфтият булдыру турында уйланулар барлыгын яшерми һәм ул кайчан да булса оешкан очракта һичшиксез Казанда булырга тиеш дип саный.


Бүгенге көндә тарихи татар мәчетләренең дә Үзәк Азиядән, Кавказдан килүчеләр кулына төшә баруын күзәтергә мөмкин. Баязитов сүзләренчә, читтән килүчеләрне мәчетләрдән куып булмый.

“Татарлар арасында исламга дәгъватны арттырырга кирәк. Мәчетләрдә татар теле сакланырга тиеш, вәгазьләрне татарча сөйләү мөһим”, ди ул.

Баязитов чарада кабул ителергә тиешле “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенә зур өметләр баглый.

“Анда татарларның Русиядә нинди урында булырга тиешлеге, хөкүмәт белән эш алып бару юллары күрсәтелә”, ди ул.

​“Казан нуры” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә кешеләр бер-берсе турында сөйләүдән туктарга тиеш дигән фикердә. Аның сүзләренчә, 1980нче елларда Казанда бары тик бер Мәрҗәни мәчете генә эшләгәндә мөселманнарны шәфигыйларга да, башкаларга да бүлгәләү булмаган.

“Барысы да намазын гына укый да тарала иде. Татармы, таҗикмы, үзбәкме бер-беребез турында сөйләмик. Кешеләргә телләребез белән дә, кулларыбыз белән дә зыян китермибезме дип уйлыйк”, диде ул узган җомга вәгазендә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG