Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социологлар "чит ил агентлары" дип эзәрлекләүгә протест белдерә


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

23 май көнне Татарстан прокуратурасы каршында фәнни тикшеренү үзәкләрен һәм коммерциясез оешмаларны эзәрлекләүне туктату таләбе белән бер кешелек пикет була. Русия социологлары бәйсез фәнни үзәкләрне, хокук яклау оешмаларын прокуратураның "чит ил агенты" дип эзәрлекләвенә каршы берләшә. Русия баш прокуроры, югары мәхкәмә рәисенә язылган ризасызлык мөрәҗәгатенә имзалар җыела.

Казандагы пикет җирле вакыт белән көндезге 12 сәгатьтә башланачак һәм 13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Казан федераль университеты социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, прокуратураның "чит ил агентлары" дип инде төрле тикшеренү үзәкләренә дә бәйләнә башлавы илдәге социологлар арасында зур ризасызлык тудырган. Алар Facebook-та үзләренең Мануфактура "СОЦПОХ" дип аталган төркемнәрен булдырган. Анда Казан, Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Екатеринбур, Сарытау һәм башка шәһәрләрдәге социологлар фикер алыша. Казанда булачак бу пикетны төркем әгъзалары барсы да хуплаган.

Аннан да кала җомга көнне Русия баш прокуроры һәм югары мәхкәмәсе рәисе исеменә ризасызлык мөрәҗәгате дә игълан ителәчәк. Бу мөрәҗәгатьне Мәскәүдәге Югары икътисад институтының социология факультеты деканы Александр Чепуренко әзерләгән. Бу көннәрдә социологлар әлеге хатка үз фикерләрен калдыра, имзалар җыела.

"Әгәр сезнең тарафтан кирәкле чаралар күрелмәсә, хокукый булмаган, илдәге сәяси киеренкелекне көчәйтүгә, Русия дәүләте белән дөньяның алдынгы карашлы күпчелек илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясауга этәрүче хәлләрнең куркынычы турында аңлату һәм халык белән бергә фикер алышу хокукын үз ягыбызда калдырабыз", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Русия конституциясе һәм гражданлык кодексы бозыла
Социологлар фикеренчә, бәйсез фәнни тикшеренү оешмаларына, халык фикерен белешү үзәкләренә "чит ил агенты" дип бәйләнүләр, төрле кисәтүләр ясау прокуратураның Русия конституциясе һәм гражданлык кодексы нигезендә гарантияләнгән фундаменталь хокукларны һәм ирекне бозуы булып тора.

Мәскәү прокуратурасының Юрий Левада исемендәге аналитик үзәкне "чит ил агенты" дип тануы һәм кисәтүе социологлар арасында зур ризасызлык тудырган. Сарытаудагы социаль сәясәт һәм гендер тикшеренүләр үзәге дә Левада хәлендә калды. Сембердәге "Регион" дип аталган фәнни-тикшеренү үзәгенә дә прокуратура тикшеренүләр белән килде.

Казан пикетында Сарытау тикшеренүләр үзәге чыгарган китаплардан күргәзмә дә оештырылачак. Теләгән һәркем бу үзәкнең никадәр, янәсе, "чит ил агенты" икәнлеге белән таныша алачак.

"Без бу протестыбыз белән социологик үзәкләрне генә түгел, ә хөкүмәттән тыш, коммерциясез оешмаларны, хокук яклау үзәкләрен дә яклаганлыгыбызны күрсәтәбез. Шул ук вакытта бу чара фәнни җәмәгатьчелеккә мондый мөнәсәбәт күрсәтергә ярамаганлыгын белдереп Татарстан прокуратурасына сигнал булсын өчен дә оештырыла", ди Ясәвиев.

Галим бу пикетның Татарстандагы прокуратура гамәлләренә йогынты ясау өчен генә түгел, ә бөтен Русия күләмендәге вәзгыятькә тәэсир итү максаты белән үткәрелүен әйтә. Казандагы башка социологлар да күргәзмә белән танышу өчен пикетка чакырылган.

"Социологик үзәкләр коммерциясез оешма булмаса да хәзер прокуратура аларны да "чит ил агенты" итеп тану таләбе белән чыга. Прокуратура тикшеренүләренең, тентүләренең артында Кремельнең куркуга калуы ята. Чөнки объектив тикшеренүләр илдәге вазгятьнең ничек икәнлеген ачып сала. Шунлыктан демократик институтларга басым арта. Русия җитәкчелеге без гражданлык институтларына теләктәшлек белдерәбез дип сөйләнсә дә, сүзләре хакыйкатькә туры килми", ди Ясәвиев.

Аның фикеренчә, әгәр бәйсез социологик тикшеренүләр үткәрелми башласа хакимиятләр үзләре дә капкынга эләгәчәк. Алар илдәге чын вәзгыятьнең нинди икәнлеген белү юлларын бөтенләй югалтачак.

"Әле күптән түгел генә Левада үзәк тикшеренүләре игълан ителде. Хисапка күрә, Владимир Путинга һәм "Бердәм Русия"гә теләктәшлек дәрәҗәсе кимегәннән-кими, протест чараларында катнашырга теләүчеләренең саны узган ел белән чагыштырганда арта баруын күрсәтә", ди Ясәвиев.

Ә бу хакыйкать исә Русия җиткәчелегенә ошамый. Дөреслекне дөньяга чыгарттырмас өчен Кремль хәзер хокук яклау үзәкләре белән бергә халык фикерен белешү һәм нәтиҗәләр ясаучы бәйсез оешмаларның да эшчәнлеген туктату өчен төрле юллар эзли, эзәрлекләү алымнары куллана.

Казанда узган елның 26 декабрендә “Хәсисләр кануны”на протест белдереп ялгыз пикетка чыккан Искәндәр Ясәвиев канун бозган дип гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан иде. 27 февральдә Татарстан югары мәхкәмәсе Ясәвиевне һәм протест белдерүчеләр Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаеваны аклады.
XS
SM
MD
LG