Accessibility links

Кырымтатарлары Русия консулының китүен таләп итә


Кырымтатарларының каршылык чарасы. Акмәчет, 23 май 2013
Кырымтатарларының каршылык чарасы. Акмәчет, 23 май 2013

23 майда кырымтатар активистлары Акмәчеттә Русия консуллыгы каршында пикет үткәреп Русиянең Кырымдагы консулы Владимир Андреевның Кырымнан китүен таләп итте.

Русия консулы “Хайтарма” кырымтатар фильмы хакында сөйләп, кырымтатарлар сугыш елларында оккупантлар белен хезмәттәшлек итте, моны да фильмда күрсәтергә кирәк иде диде. Ул шулай ук Мәскәүдән килгән сигез очучыга бу фильмның премьерасына барырга ясак иткән. Аның сүзләренчә, Русия ягының “Хайтарма” кырымтатар фильмы премьерасында булуы мөмкин түгел, чөнки ул II дөнья сугышын бозып күрсәтә.

“Әгәр бу фильм 20 серияле булса, аның 17 сериясе совет халкының, очучыларның батырлыгы, ике сериясе кырымтатарларының оккупантлар белән хезмәттәшлеге, һәм соңында кырымтатарларының депортациясе хакында булса мин бу фильмны әле карар идем, – диде Андреев җирле телеканал эфирында. – Бүген минем бу хакта сөйләгәннәрем рәсми, моны яздырыгыз һәм теләгән хәтле күрсәтегез, һәр бер кырымтатары моны белсен. Минем сүзем, Русия сүзе ишетелергә тиеш, Бөек Ватан сугышы хакында хакыйкать ишетелсен, шулай ук 18 май көнне сөйләнмәгән кайбер эпизодлар бу фильмда юк, ягъни сатлык темасы юк.”

Милиция пикетчыларга комачаулый
Милиция пикетчыларга комачаулый
Менә шуннан соң кырымтатарлары консуллык каршына килеп каршылык чарасы үткәрде, Андреев өчен йомыркалар да әзерләнгән иде, ләкин консул алар янына чыкмады, милиция исә пикетчыларга комачаулап торды. Пикетчылар Андреевның гафу үтенүен, эшләгән регионның тарихын белмәве аңа бу регионда эшләргә хак бирми дип, аның Кырымнан китүен таләп иттеләр. “Ул үзенең халкын һәм безне мәсхәрәли. Без каршылыкны дәвам итәчәкбез, безнең сан үсә барачак, мондый сәясәтчеләрне куарга кирәк, без Путинга да мөрәҗәгать итәчәкбез”, диде пикетчылар.

Кырым Югары Радасында Мәҗлес рәисенең урынбасары Рифат Чубаров консул хакында сөйләп, “Соңгы вакытта фашистларны эзләү модага керде, кемдер фашист рухлы чыгышларны ишетергә теләсә Андреевның соңгы әңгәмәсен тыңласын. Минем фикеремчә, Русия җитәкчелеге аны тиз генә чакыртып алырга тиеш, бу Русия өчен намуслы бер эш булыр иде. Украина исә Андреевның Украинада булуы мөмкин түгеллеген аңа хәбәр итәргә тиеш”, диде.

Рифат Чубаров митингта чыгыш ясый
Рифат Чубаров митингта чыгыш ясый
Залда утырган Андреев чыгыш ясау өчен сүз сорады, ләкин Кырым Югары Радасы моңа риза булмады, чөнки ул чит ил гражданы һәм дипломаты.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиянең Украинадагы илчелеге хезмәткәре Виктор Лихачевны чакыртып, Андреевның кырымтатарлары хакында сөйләгәннәренә борчылу белдерелде.

“Кырымтатар халкы Украинаның күпмилләтле җәмгыятенең бер өлеше. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы, Русия хакимиятләре Андреевның сүзләренә, профессиональ эшчәнлегенә тиешле бәя бирер дип өмет итәбез”, - диелә Украина тышкы эшләр министрлыгының матбугат үзәге белдерүендә.

Шулай итеп, “Хайтарма” фильмының премьерасы Украина-Русия арасында дипломатик җәнҗалга китерде дияргә була. Бу җәнҗал үзәгендә Русиянең Кырымдагы баш консулы Владимир Андреев тора.

“Хайтарма” фильмы исә кинотеатрларда аншлаг белән бара. Кинопрокатчылар сеансларны тагын биш көнгә озайткан. Кассаларда билетлар сатылып беткән. Фильмда ике тапкыр совет герое, очучы Әхмәтхан Солтан язмышы, кырымтатарларның 1944 елда Кырымнан сөрелүе төп тема булып тора.

XS
SM
MD
LG