Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әгерҗе районындагы милли мәктәпләрне үзгәртмәячәкләр


Салагыш мәктәбе укучылары
Салагыш мәктәбе укучылары

Әгерҗе районы вәкилләре 23 май көнне Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов белән очрашты. Министр милли мәктәпләргә тимәскә дип белдергән.

Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина сүзләренчә, Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләре һәм шулай ук мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләрендә дә үзгәрешләр булмаячак. Алар ничек эшләгән, эшләрен шулай дәвам итәчәк.

Сафиуллина мәктәпләрнең язмышын хәл итү өчен министр янына барган төркемдәгеләрнең берсе. Министр янына район башлыгы Валерий Макаров һәм Салагыштан ветеран укытучы Лениза Шәрипова да кергән.

"Күңелебез булып кайтып киләбез. Министр бездәге халыкның хәлен бик аңлады. Ата-аналарның ризалыгы булмыйча мәктәпләрне ябарга ярамый, диде ул. Шулай да терәк (базовый) мәктәпләрне оештыра башлау кирәклеген дә әйтте. Әгәр андый мәктәпләрдә укыту сыйфаты бик югары булса, ата-аналар үзләре үк балаларын анда бирү теләге белән чыгачак, диде министр", дип белдерде Азатлыкка Шәрипова.

Сафиуллина сүзләренчә, министр акча кытлыгы мәсьәләсен икенче планга куярга, ә иң беренче сыйфатта мәктәпләрдә укыту сыйфатын арттыру, өлгерешне яхшырту, белем бирүне кызыксындыргыч итү һәм замана таләпләренә туры китерү өчен тырышып эшләргә кирәклеген әйткән. "Финанс мәсьәләсен кайчан да хәл итәргә була, дип белдерде министр", ди Сафиуллина.

Әгерҗе районы җитәкчелеге мәгарифкә акча җитенкерәмәгәнгә Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубыйдагы урта мәктәпләрне тугыз еллыкка калдыру, Тәбәрле мәктәбен башлангыч итү, мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләрен дә оптимизацияләү эшенә керешкән иде. Салагыш халкы район җитәкчелегенең бу гамәленә каршы чыкты. Шулай ук башка авыларда яшәүчеләр дә бу үзгәрешләр белән килешмәүләре турында белдерде.

20 май көнне Салагышта халык белән очрашу вакытында район башлыгы Валерий Макаров бу җитди мәсьәләне хәл итү өчен бергәләшеп министр янына бырырга вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG