Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндәге федераль Сабантуй өзелергә тора


Төмән шәһәре Сабантуенда кул көрәштерәләр. 2012 ел
Төмән шәһәре Сабантуенда кул көрәштерәләр. 2012 ел

Төмәндәге федераль Сабантуйның урыны тирәсендә каршылыклар килеп чыккан.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Русиядә федераль Сабантуйлар оештыру гадәткә кергәч, милли бәйрәмне үзләрендә дә үткәрү тәкъдиме белән берничә тапкыр чыккан иде. Узган ел Владивосток шәһәрендә булган илкүләм Сабантуйда 2013 елның бәйрәме Төмәндә булачак дип игълан ителде.

Төмән Сабантуеның 3 августта булачагы билгеле. Бу хакта өлкә хакимиятендә булган утырышта килешенде.

Быел 18 гыйнварда Төмән конгрессы, өлкә хакимиятенең мәдәният департаменты, Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты вәкилләре Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә килгән төркем белән очрашканда Сабантуйны башкаланың үзәк "Геолог" стадионында үткәрү турында да сөйләшкәннәр иде. Татарстаннарга бәйрәм урыны да күрсәтелде.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе бәйрәмне Акъяр авылында үткәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Әлеге авыл Төмән районында булса да, башкаладан 50 чакрымлап ераклыкка, Свердлау өлкәсе чигенә таба урнашкан.

Нурулла Саттаров
Нурулла Саттаров
Төмән конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаров фикеренчә, Сабантуйның Акъярда булуына караганда булмавы яхшырак. "Без моңа кадәр булган Сабантуй традицияләрен дәвам итеп, Владивостокны алыйк, Екатеринбурны алыйк, милли бәйрәмнең башкала үзәгендә булуын телибез. Анда Төмәннәр дә, өлкәгә сибелгән авыллардан һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр дә катнашырга тиеш. Ә авыл Сабантуе - авыл бәйрәме инде ул, ул аерым үтсен", ди Саттаров.

Төмәндәге милли лидерлар арасында бәйрәмне авылга җибәрүнең башында өлкә хакимияте тормый микән дип шик белдерүчеләр дә бар. Төмән татарлары Сабантуйны үз итә. Инде быел федераль Сабантуй булгач аңа килүчеләр берничә тапкыр күбрәк тә булырга мөмкин.

"Күрәсең, өлкә җитәкчелеге башкалада татарларның күпләп җыелуын теләми. Бу исә татар халкының бердәмлеген, аның көчен күрсәтәчәк. Автономия беркайчан да хакимият сүзеннән чыкмый, өстән ни кушсалар шуны үтәүче генә ул. Төмән өлкәсе җитәкчелеге Сабантуйны авылда үткәрик дип нәкъ автономиягә әйттергән булырга да мөмкин", диде Азатлыкка милләтпәрвәрләрнең берсе.

Сибагатуллин Төмәндә хакимият вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда җитди милли мәсьәләләр дә күтәрелде. Соңгы елларда дин, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклауның сүлпәнәюе, күпләгән авылларда мәктәпләр, мәдәният учакларының ябылуы һәм бу мәсьәләләрне чишү өчен Татарстан белән ике арада килешү төзергә кирәклеге дә әйтелгән иде. Хакыйкать Төмән хакимияте күңеленә хуш килмәскә дә мөмкин.

Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Наталья Шевчик Төмән ягыннан федераль Сабантуйны оештыру төркеменең җитәкчесе. Ул бу атнаның пәнҗешәмбесенә кадәр Сабантуйның кайда булачагын игълан итәргә һәм Татарстан ягына да җиткерергә тиеш булган. Әмма хәбәр күренмәде.

Нурулла Саттаров фикеренчә, Сабантуй Татарстан өчен бик тыгыз вакытка туры килә. Яңа гына Универсиада тәмамланган була. Аның өстенә бу бәйрәм мөселманнарның ураза вакытына да туры килә. "Гомумән, август башы Сабантуй өчен кулай вакыт түгел. Бу бәйрәм, гадәткә күрә, кыр эшләре тәмамлангач, җәй башында үтәргә тиеш. Август башына инде Сабантуй рухы да ул кадәр үк калмаячак", ди Саттаров.

Милли күтәрелеш вакытында, 90нчы еллар - 2000нче еллар башында, Төмән өлкәсенең Сабантуе башкалада зур бер табигый паркта үткәрелде. Ул вакытта милли бәйрәмгә 10 меңләп кеше җыела иде. Бәйрәмне Төмән өлкәсе татар мәдәнияте үзәге оештырды. Аннан соң, Русиядә милли үсешкә киртәләр куела башлагач, хакимиятләр карары белән бу үзәк бетерелде. Өлкәнең милли мәдәниятләр бүлегендә бер бүлек кенә калдырылды. Бу үзәкне бетерү милли чараларга та тискәре йогынты ясады.

Соңгы 6-7 ел дәвамында өлкә Сабантуен башкаладан чыгарып җибәреп әле бер райондагы татар авылында, әле икенче авылдагы татар авылында үткәрә башладылар. Ара ерак булу сәбәпле катнашучылар да әзәйде. Бәйрәмнең абруе төште. Шулай да Төмән Сабантуен үткәрү калды. Шәһәр хакимияте күрсәтмәсе белән ул хәзер һәр ел саен шәһәр көнендә - июль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Быел бу көн 28 июльгә туры килә. Шәһәр көнендә Төмәннең төрле паркларында, төрле мәйданнарда күпләгән чаралар үтә. Шулар арасыннан берсе - татарлар да Заречный бистәсенә үз бәйрәменә җыела.
XS
SM
MD
LG