Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шаров миндә җирәнү хисләре уята"


Шаров мәхкәмәсе турында Искәндәр Сираҗи
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00

Шаров мәхкәмәсе турында Искәндәр Сираҗи

23 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә мөселманнарны мыскыл итүдә гаепләнүче Михаил Шаровның мәхкәмә эше кабат тәмамлана алмады. Мәхкәмә җомга көнне дәвам итәчәк. Журналист Искәндәр Сираҗи мәхкәмә эшен гадел, ә Шаровның үзен тотышын җирәнгеч дип бәяләде.

Мәхкәмә утырышы бу юлы ике шаһитны тыңлаудан башланды. Аларның берсе Михаил Шаровка каршы, икенчесе аны яклап чыгыш ясады. Шаһитларны тыңлау процедурасы тәмамлангач прокурор хөкемдарга техника белгечләреннән һәм табиб-экспертлардан алынган һәм Шаровның биографиясенә кагылышлы документлар тәкъдим итте.

Әлеге документлардан Шаровның 2005 елда хәрби училищедан куылган булуы, беркайда да эшләмәве, тормыш иптәшенең татар икәнлеге, өендә уздырылган тентүдә утлы корал һәм шовинистик характердагы төрле кәгазьләр табылуы ачыкланды. Документларның кайберләренә карата Шаровның ризасызлык белдерүе сәбәпле документларны тикшерү эше 24 майга калдырылды.

Утырышка килгән "Безнең гәҗит" басмасы журналисты Искәндәр Сираҗи "Азатлык" сорауларына җавап биреп, мәхкәмә утырышының болай гадел баруын беренче тапкыр күрүен әйтте.

"Шаров гамәле җәмгыятьтә резонанс тудырды. Аннан соң бу - динара, милләтара низаг чыгаруга китерә торган әйбер. Мәхкәмәгә килгән урыс малайлары да бу гамәлне акламыйлар, әмма шушы фотоларны Шаровның сайтына янәсе кемдер кереп урнаштырган дип баралар. Ләкин прокурор эшне бик акыллы алып барды һәм нәтиҗәдә мөселманнарны мыскыл итүче фотоны Шаров үзе урнаштырган булуы аңлашыла башлады. Әмма миңа ошамаган бер нәрсә - ул да булса Шаров сәяси яисә нинди дә булса милли караштан чыгып нәрсә дә булса эшләгән икән, ул аны, әйе мин эшләдем, дип әйтергә тиеш. Ә монда Шаровның юк мин эшләмәдем, кемдер минем сайтка кереп ул фотоны урнаштырган дигәне һәм шул ук вакытта бу фотоны үзе урнаштырган булуы расланып баруы миндә аңа карата җирәнү хисе уятты ", диде Сираҗи.

Журналист фикеренчә, Шаровка шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG