Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалиндагы җир тетрәү Татарстанда сизелде


Җомга иртән Охот диңгезендә 8.2 көчендә булган җир тетрәүне Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама халкы да сизгән.

"Көчле җир тетрәү булганы Казанда да сизелде, шулай ук Чаллыда аны сизгәннәр", диде Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат вәкиле Андрей Родыгин.

Русия фәннәр академиясенең геофизика хезмәте җир асты селкенүе Мәскәүдә дә булды, дип хәбәр итте.

Кайбер белгечләр исә Татарстанның үзендә аерым җир тетрәү булган булырга мөмкин, дип саный.
XS
SM
MD
LG