Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы кырымтатарларын яклап чыкты


Русия тышкы эшләр министрлыгы Акмәчеттәге баш консул Владимир Андреев, "бу четерекле мәсьәлә икәнен уйламыйча кырымтатарлары турында мәгънәсез сүзләр әйтте", дип белдерде.

"Русия вәкиленең бу четерекле мәсьәләдә әйтергә тиеш булмаган сүзләр әйтүенә реакцияне аңлыйбыз, бу мәсьәләдә әйтелгән һәр сүз яхшы уйланылган булырга тиеш", диелгән министрлык белдерүендә.

23 майда кырымтатар активистлары Акмәчеттә Русия консуллыгы каршында пикет үткәреп Русия консулының Кырымнан китүен таләп итте. Русия консулы "Хайтарма" кырымтатар фильмы хакында сөйләп, кырымтатарлар сугыш елларында оккупантлар белен хезмәттәшлек итте, моны да фильмда күрсәтергә кирәк иде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG