Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз авылы илдән АКШ гаскәрләрен чыгару белән янады


Бишкәктә АКШ илчелеге каршында бүген кыргыз авылыннан килгән берничә дистә кеше катнашында урам җыены узды. Чуй районы Чалдовар авылы янында май башында АКШ хәрби очкычы һәлакәте булды. Әфганстанга ягулык алып барганда казага очраган очкычта өч кеше һәлак булган иде.

Авыл халкы сүзләренә караганда, һәлакәттән соң авыл җирләре чәчү өчен яраксыз хәлгә килгән. Проблема кире кагылса, Чалдовар авылы кешеләре АКШ гаскәрләрен Кыргызстаннан чыгаруны таләп итәчәкләрен белдерде. Авыл АКШ хәрби көчләре урнашкан Манас базасыннан 90 чакрымда урнашкан.

Бүгенге җыенда авыл халкына Яшелләр партиясе һәм Халык-патриотик хәрәкәт кушылды.
XS
SM
MD
LG