Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшадагы татар мәчетендә дә чит имам белән авырлыклар


Гданьски татарларының мәдәни үзәге
Гданьски татарларының мәдәни үзәге

Гданьски татарлары үз акчаларына салган мәчеттән читләшергә мәҗбүр.

Польшаның Гданьски шәһәрендә 250-ләп татар-мөселман яши. 1990нчы елларда алар үз тырышлыгы белән һәм Төркия иганәчеләре ярдәмендә мәчет салган иде.

Мәчетнең беренче имамы итеп Польша татарлары аксакалы профессор Сәлим морза Хазбиевич сайланган, әмма галим кешенең имамлык вазифаларын да башкарырга вакыты җитмәве сәбәпле мәхәллә үзенә яңа имам эзләргә тиеш булган. Нәтиҗәдә мәчеткә имам итеп озак еллар Гданьскида яшәгән фәлестинле сайланган.

Ежи Шахуневич (у) Гданьски шәһәр башлыгына "Морза" таныклыгын тапшыра
Ежи Шахуневич (у) Гданьски шәһәр башлыгына "Морза" таныклыгын тапшыра
“Дини белеме булмаган гади генә бер кеше иде. Имам итеп сайлангач, башын күтәрде. Татарларга анда урын калмады, мәчет гарәпләр белән тулды. Аларның безгә карашы әйбәт түгел,” дип сөйләде Азатлыкка Гданьски татарларының милли үзәге җитәкчесе Ежи Шахуневич.

Ә инде шул имам олы яшьтәге бер татар апасын мәчеттән куып ук чыгарганнан соң татарлар үзләре салдырган мәчеткә бөтенләй аяк басмас булган.

“Бер дустымның 75 яшьлек әнисен яулык бәйләп кермәгәне өчен имам ду китереп куып чыгарган. Тагын бер татар хатынының яулыкны ничек бәйләве ошамаган, аны да куган. Имам кешенең болай кыланырга хакы юк, ул башкаларга үрнәк буласы кеше. Халык белән тыныч сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Аллаһы тәгалә каршында барыбыз да бертигез җавап тотачакбыз. Низаглар күп булды инде анда”, дип сөйләде Ежи әфәнде.

Татар үзәгендә сабак
Татар үзәгендә сабак
Ул арада узган елдан бирле активистлар тырышлыгы белән хөкүмәттән Татар үзәгенә бушка бирелгән бинада намаз бүлмәсе һәм мәдрәсә ачылган. Дәресләргә 25-ләп бала һәм олылар йөри. Имам һәм укытучы вазифаларын чиратлашып Төркиядән килгән ике белгеч һәм бер таҗик башкара. Үзәктә татар тарихы музее бар. Күптән түгел татар морзалары берлеге оешкан.

14-15 июнь көннәрендә Шимбарк авылында Польша татарлары Сабантуе үтәчәк. Быел анда Казаннан филармония сәнгатькәрләрен, шулай ук Европа илләреннән меңнән артык кунакны көтәләр.

Ежи Шахуневич татарларны сабыр булырга, үзләренең мәчетенә йөрүләрен туктатмаска чакыра. Гыйбадәт йорты әле һаман да татар үзәгенең милеге булып кала.

Бу проблем Русиядәге татар мөселманнары мәхәлләләренә дә хас нәрсә. Соңгы елларда татар-башкортлар арасында мәчеткә йөрүчеләр саны кимү ягында, аның каравы, Төньяк Кавказдан, Үзәк Азиядән әле яңа гына күчеп килүчеләр саны арта бара. Бу вәгазьләрнең нинди телдә баруына гына түгел, ә имамнарның да алмашуына йогынты ясый.
XS
SM
MD
LG