Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары БМОның Җирле халыклар җыенында катнаша


Майның 20-31 көннәрендә БМОның Нью-Йорктагы башфатирында Җирле халыклар мәсьәләләрен тикшергән даими форумның 12нче утырышы бара.

Җыенда Кырымтатар Милли Мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы урынбасары Абдураман Эгиз һәм Кырымтатар корылтаеның координация шурасы әгъзасы Айла Баккаллы катнаша. Абдураман Эгиз форумда кырымтатар халкының бүгенге хәле турында чыгыш ясаячак.

Дөньяда җирле халыклар 70ләп илдә яши, аларның саны 370 миллионлап дип исәпләнә, алар барысы да үзләренә генә хас булган милли мәдәниятне саклый. Быелгы җыенның төп максаты җирле халыкларның сәламәтлек саклау һәм мәгариф торышын тикшерү.

Әлеге даими шура 2000 елда Кеше хокуклары комиссиясе киңәше белән ачылды. 16 әгъзаның яртысын хөкүмәтләр тәкъдим итә, икенче яртысы - милләт вәкилләре. Шура өч елга бер сайлана.
XS
SM
MD
LG