Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда басылган хезмәт “Бәллүр компас” премиясенә лаек булган


Русиянең география, экология һәм тарихи-мәдәни мираслар өлкәсендә иң яхшы проектлар арасына Казанда чыккан «Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» атласы да кергән һәм “Бәллүр компас” премиясенә лаек булган.

“Бәллүр компас” - Русиянең география, экология,табигый һәм тарихи-мәдәни мирасларын саклау һәм таныту өлкәсендәге премия. Ул 2012 елда Рус география җәмгыятенең Краснодар төбәге белән “Газпром на Кубани” оешмасы белән төзелгән.

Мөрәҗәгатьләр тапшыру дүрт ай дәвам иткән, премиягә 150 проект дәгъва кылган.

«Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» атласы Татарстанның Мәрҗәни исемендәге тарих иснтитуты тарафыннан чыгарылган. Аның эшендә Русия, Болгарстан, Украина, Казакъстан һәм Маҗарстан фәнни үзәкләре катнашкан.
Китапка болгар цивилизациясен чагылдырган 100 дән артык тарихи карта, планнар һәм схемалар кергән.
XS
SM
MD
LG