Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Соңгы елларда ислам банкларының киңрәк җәелүенә аларның дөньядагы икътисади кризисны җиңелрәк кичерүе сәбәпче. Ислам банклары гадәти банклардан ничек аерыла?

1970нче елларда Фарсы култыгы илләрендә ислам банклары оеша башлаганда аларның барлык диярлек мөштәриләре үз банкларының ислам кагыйдәләре нигезендә эшләвен теләүче мөселманнар була. Ислам кагыйдәләре процентлы кредитларны, хәмер яки порнография кебек хәрәм саналган кәсепләргә акча кертүне тыя.

Әмма хәзер инде ислам банклары мөселман динендә булмаган башка күп кенә кешеләрне дә җәлеп итә. Моны мөселман булмаганнар өчен дә ачык ислам банкларының дөньядагы икътисади кризисны чагыштырмача җиңел кичерүе белән аңлатырга була. Әлегә кадәр бер генә дә ислам банкын коткару өчен зур күләмдә финанс ярдәме кирәк булмады. Шуңа күрә күпләр акча саклау өчен ислам банклары гадәти банклардан яхшырак, дип исәпли.

Лондондагы ислам финанслары киңәшчесе Мөхәммәт Әмин исә бу фикер өлешчә дөрес, өлешчә ялгыш, ди.

Аның әйтүенчә, гамәлдә ислам банклары гадәти банклардан консервативрак эш итә. Процентлы кредитлар белән эш итүче гадәти банклар зур кредитларны түләргә сәләтсез мөштәриләргә бирү аркасында хәзер җимерелү алдында калса, процентлы кредитлар белән эш итмәүче ислам банклары андый адымга бармады.

Әмма кайбер ислам банклары да башка акча саклау оешмалары кебек үз мөштәриләренең акчаларын куркыныч хәлгә куярга мөмкин. Чөнки алар да, процентлы кредитлар белән эш итүдән саклануга карамастан, гадәти банклар эшләгән күп кенә нәрсәне эшли.

Мисал итеп Әмин акча саклау хисаплары түләүләрен китерә. Гадәти банкларда мөштәри үз акчасын шул банк хисабында тоткан өчен, мәсәлән, гарантияләнгән биш процент түләү ала. Акчаларын ислам банкларында тотучылар да шул күләмдә табыш күрә ала. Әмма алар бу акчаны гарантияле процент түләве буларак түгел, ә банк керемнәрен бүлешү нәтиҗәсендә ала.

“Сез акчагызны ислам банкына саласыз. Ул сезнең акчагызны үзендәге барлык акчаларга куша һәм аны башка мөштәриләргә табыш китерүче кәсепләргә тота. Ел ахырында банк үзенең табышын исәпли һәм сезгә керткән акчагызның бәлки биш процентына тиң акча түли. Ул елда банкның эшләре бик начар бармаган булса, бәлки күбрәк, ә бәлки азрак та түләргә мөмкин”, ди Әмин.

Ягъни начар елда ислам банкы акча кертүчеләргә керем өлешен түләмәскә мөмкин. Ә гадәти банклар, елның ничек үтүенә карамастан, килешү нигезендә акча кертүчеләргә алдан күрсәтелгән күләмдә процент керемен түләргә мәҗбүр.

Гадәти банклар кебек үк ислам банклары да акчаны үз мөштәриләренә биреп торудан табыш ала. Әмма гадәти банклар акчаны процентка биреп торса, ислам банклары керемне алыш-биреш акча күчерүләре аша ала.

“Ислам банкы: “Сез безгә кайсы машинаны алырга теләвегезне һәм аның кайда булуын әйтәсез. Без барып ул машинаны сатып алабыз да аны сезгә сатабыз” диячәк. Шулай итеп ислам банкы ул машинаны, мисал өчен 1000 долларга сатып ала да аны 36 айда өлешләп түләнәчәк 1150 долларга сата. Шул рәвешле ислам банкы машина сатып акча эшли. Бу – акчаны бурычка биреп тору булмый, килешүдә сүз 1150 долларга машина сату турында бара”, ди Әмин.

Әмма гадәти банклар кебек үк ислам банкларына да имин килешүләр гарантияләүче нәрсә юк. Банктан машина сатып алган кеше үз бурычын тулысынча түли алмаган очракта, шундый проблем чыгарга мөмкин. Әгәр дә аерым бер ислам банкының хуҗалары зур табыш вәгъдә итүче, әмма куркынычлы алыш-бирешне яраталар икән, хата ясап банкны бөлгенлеккә төшерергә мөмкиннәр.

Күп кенә банклар андый зур хаталардан саклану өчен үз-үзләренә төрле чикләүләр куялар. Ислам банклары гадәттә үзләрендә булган акчаның 30 проценттан артмаган өлешен генә бурычлы килешүләргә тотарга тырыша. Шул ук вакытта аерым ислам банклары шәригать белгечләре шуралары алдында хисап тота. Ул шуралар банкның эшчәнлеген күзәтеп бара һәм, банкның эше ислам кагыйдәләреннән читләшә башласа, киңәшләр бирә.

Хәзергә ислам банклары дөньядагы барлык банкларның бик кечкенә өлешен генә тәшкил итә. Барлык ислам банкларының акчаларын бергә кушсаң, ул бер триллион доллар чамасы гына, ягъни дөньядагы барлык финанс байлыкларының бер процентыннан азрак өлешен тәшкил итә. Әмма күп кенә илләрдә хәзер ислам банклары зур тизлек белән үсә бара.

Соңгы җиде-сигез елда Британия үзендә тулысынча ислам кагыйдәләре белән эшләүче биш банк ачарга рөхсәт бирде. Ислам банклары Кушма Штатларда да эшләп килә һәм Көнбатыш Европадагы башка илләрне дә биләп алырга җыена.

Русиядә ислам банкчылыгы турында сөйләшүләр инде күптәннән барса да, Русиянең "Банклар һәм банк эшчәнлеге турында" кануны әлегә илдә ислам банклары ачуга мөмкинлек бирми. Бу турыда Думага әзерләп кертелгән канун өлгесе дә игътибарсыз кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG