Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабантуе


Төмән Сабантуе. 2011 ел
Төмән Сабантуе. 2011 ел
Федераль Сабантуе өлкә милли-мәдәни мохтарият аша оештырыла калса, өзелмәсә дә, аның зур кыенлыкларга, уңышсызлыкка дучар булачагы алдан ук билгеле иде. Февраль аенда Татарстан мәдәният министры җитәкчелегендә килгән төркем белән җирле җәмәгатьчелек вәкилләре очрашуыннан соң төмәнлеләр шундый фикердә калды. Ул стадион янында машиналар туктарга да урын юклыгы, Сабантуй уен-ярышларын үткәрергә дә мөмкинлек булмавы билгеле иде ләбаса.

Безне шаккатырганы шул булды ки, Татарстан вәкилләре берсүзсез килештеләр Сабантуйны әнә шул һәрьяктан кысылган стадионда үткәрү карары белән. Ә аңа кадәр, ышанычлы чыганаклар хәбәр итүенчә, Сабантуйны Төмәнгә якын гына яшел калкулык итәгендәге киң аланлыкта үткәрү нияте туган иде өлкә хөкүмәте җитәкчеләрендә. Ник шуннан соң стадион калкып чыккандыр.

Төмән районының Акъяр авылында матур алан бар, әмма ул район Сабантуен үткәрерлек кенә, федераль Сабантуе түгел, өлкәнеке дә сыймаячак анда. Нурулла Саттаров дөрес әйтә, анда үткәргәнче үткәрмәвең яхшырак.

Телгә алынган аланнан тыш, федераль Сабантуе өчен Төмән янында гына зур спорт уеннары үткәрелә торган бик шәп урын бар. Төмән татар җәмәгатьчелеге бер булып шул ике урынның берсен алырга ирешергә тиеш иде дә бит, мохтарият Сабантуйны кысрыклый торган һәр тәкъдимне күтәреп алып хуплап, бөтен эшне харап итә дә куя.

Төмән федераль "Түгәрәк уен" фестивален менә дигән итеп кабул итеп оештырган иде бит өлкә татарлары конгрессы. Үз тирәсендә белгечләрне, эшмәкәрләрне, яшьләрне туплап, федераль Сабантуен да бик әйбәт үткәрә алыр иде ул, әгәр дә Татарстан җитәкчелеге Төмәндә төп таяныч итеп милли-мәдәни мохтариятне күрмәсә.

Ни кызганыч, төбәк татарларының дистәдән артык еллар дәвамында милли-мәдәни мохтариятнең өлкә Сабантуен ерак авылларда үткәрүе белән сүзсез килешүенең нәтиҗәсе инде федераль Сабантуена лаеклы урын бирелми торуы. Аны әзерләү өчен милли-мәдәни мохтарияткә бәйләнмәгән мөстәкыйль оештыру комиссиясе төзелсен иде, дип тә сөйләшкәннәр иде аек акыллы кешеләр, тик бу фикер үзара сөйләшүдән югарырак күтәрелми калды. Татарстан мәдәният министрлыгына Төмәндә Сабантуй оештырып үткәрерлек көчләрне билгеләү өчен соң түгел әле.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG