Accessibility links

Алабугада бәйсез мөселманнар Сабантуй үткәрде


Ярышларда җиңүче үсмерләрне бүләклиләр
Ярышларда җиңүче үсмерләрне бүләклиләр

26 майда мөфтияткә дә, бер мөхтәсибәткә дә карамаган Алабугадагы бәйсез мөселманнар мәхәлләсе табигать кочагында Сабантуй үткәрде.

Ат чабышы һәм көрәштән кала бу бәйрәмдә Сабантуйда була торган бөтен уеннар, ярышлар үтте, дип белдерде әлеге бәйсез мәхәллә җитәкчесе Фәрит Гатауллин.

Алабугадан җиде чакрым ераклыкта, Казанга бара торган олы юлдан ерак булмаган Хлыстово авылы янында үткән җыенда башта балалар, аннан өлкәннәр чабышкан, йомырка салынган кашык кабып та узышканнар һәм шулай башка милли уеннар да катнашучыларның күңелләренә хуш килгән. "Бәйрәмебез башка Сабантуйлардан аерылып тора. Бездә карап торучы юк, һәркем дә уеннарда, ярышларда катнаша", ди Гатауллин. Җиңүчеләр бүләкләр алган, казан асып аш та пешергәннәр.

Гатауллин сүзләренчә, бу бәйрәмгә әзерлек зур мәшәкатьләр тудырмаган. Сабантуйга берничә көн кала җыелып сөйләшкәндә "мин ит алам", "мин казан асып аш пешерәм", "мин бүләкләр хәстәрен күрәм", "мин кунаклар чакырам" дип үзара бүлешкәннәр дә, шуның белән барсы да хәл ителгән.

"Табигать кочагына чыгуыбызны Сабантуй дип тә, җыен дип тә, үзенә күрә бер күңелле чара дип тә атарга була. Сабантуй дип өздереп кенә әйтү дә килешмәс. Хәзер укулар бетеп килә, балалар белән табигать кочагында күңел ачу бездә күптән күркәм гадәткә әйләнде, бу 12нче тапкыр чыгуыбыз", ди Гатауллин.

Бергәләшеп намаз укыгач, бер түгәрәккә җыелып фикер алышканнар. "Безнең татарларны борчый торган гап-гади генә хиҗап мәсьәләсе бар. Яулык ябып йөрүгә килгәндә дә төрле карашлар яшәп килә. Намаз укыган, әмма хиҗап кимәгән мөслимәләр бар. Менә шундый гап-гади мәсьәләләр турында фикер алыштык. Аннан акрын гына тормышта хатын-кызның роле, бала тәрбияләү мәсьәләләре турында сөйләштек. Без аралашканда бәхәсләшәбез дә, кызып та китәбез. Фикерләшүләр вакытында үгетләүләр дә, ниндидер карар чыгару да юк. Һәркем өенә кайткач нәтиҗәне үзе ясый, уйлана, бернәрсә дә көчләп тагылмый", ди Гатауллин.

Көннәр җылыткач әлеге мөселманнар табигать кочагына, аулаграк урынга чыгып җомга намазлары укырга җыена. Узган елларда да шулай эшләгәннәр. Намаздан соң фикер алышу, җитди мәсьәләләргә сөйләшүне күркәм гадәт иткәннәр. Көз, кыш, яз айларында исә фатирлары зуррак булган фикердәшләрендә чиратлашып җомга намазларын җыелып укыйлар. "Гадәттә 12-15ләп ир-ат җыела. Аларның үсмер балалары да килсә 30лап кеше булабыз", ди Гатауллин.

Бу мәхәллә 1994 елдан бирле бәйсез оешма булып эшләп килә, алар мәчетләргә йөрми, мөфтияткә дә, мөхтәсибәткә дә карамыйлар, үзләренә үзләре хуҗа.

"Мәчетләргә йөрмәвебезнең сәбәбе ниндидер уйлап чыгарылган әйбер түгел. Без Коръәндә язылганнар белән эш йөртәбез. Коръәндә безнең мәчетләргә йөрмәү сәбәпләре чатнап ярылып ята. Ислам, беренчедән, Аллаһка буйсыну булса, икенчедән, фикер хөрлеге. Без хәзер вөҗдан иреге, фикер хөрлеге дип әйтәбез, болар исламда тыелырга тиеш түгел. Хәзер кайбер нәрсәләр, мөселманнар тарафыннан электән уйлап чыгарылып, тыелган рәвештә килә. Тегесе ярамый, монсы ярамый дигән әйберләр бар.

Без намазларны укыйбыз, традицион исламда язылганнарны эшлибез, хәрәмнәрдән тыелабыз. Хәзер ирләр һәм хатыннар арасында да аралашуда ясалма чикләр куелган. Бездә киңәш, шура вакытында хатын-кызлар тулы хокуклы булып үз фикерләрен белдереп утыра. Әгәр хатын-кызларны иҗтимагый эштән читләштерсәк, күп нәрсәне югалтачакбыз, чөнки хатын-кызның бала тәрбияләүдә роле бик зур. Балалар да үзебез белән. Алар әтиләренең, әниләренең мөгалләмәләрен тормышта ничек бар шулай күрә.

Бүгенге көндә генә башланган әйбер түгел, күптән инде, Русиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә гади кеше Коръәнне укый алмый, төрлечә укыйлар, төрлечә аңлау килеп чыга дип куркытып, кешеләр галимнәр өйрәтүе буенча гына аңларга тиеш дигән фикер яшәп килә. Шуның нәтиҗәсендә ясалма рәвештә сөннәт килеп чыккан, ясалма рәвештә төрле фиркаләргә, мәзһәбләргә бүленгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә шигыйлар һәм сөнниләр дип үзара ызгыш килеп чыга. Без төрле мәзһәбләрне танымыйбыз. Бары тик бер генә исем бар. Ул да булса, Аллаһы тәгаләнең барлыгына буйсынучы мөслимнәр. Без шуңа күрә үзебезчә яшәргә булдык", ди Гатауллин.

Безнең өчен кешенең рухи дөньясы әһәмиятле
Бу мәхәлләдә хәзрәт, мулла дигән төшенчәләр дә юк. "Бездә беркемне дә аеру юк, без шулай килештек, миннән кечерәкләр миңа Фәрит абый, дип дәшә. Киемгә килгәндә дә ниндидер чикләүләр юк, сакал үстерми икән аның үз эше. Яулыксыз хатын-кыз килә икән, килсен. Без ул яулыксыз йөрергә тиеш дип әйтмибез. Ул ансын үзе хәл итә. Безнең өчен кешенең рухи дөньясы әһәмиятле. Намаз укыганда да ул аягын алай куймый, дип бәйләнергә хакыбыз юк. Хәзер тышкы формага гына карап, асылын аңламыйча ваһһаби, сәләфи дип бүлгәләп бетерделәр. Үзара ызгышлар да булгалый. Мин тышкы күркәмлек кирәкми дип әйтмим, ансы да булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе кешенең Аллага ышануы", ди Гатауллин.

Аның сүзләренчә, бу бәйсез оешма мәчет әһелләре белән каршылыкка кермәскә тырыша, үзара аралашып яшәүне хуп күрәләр. Чараларына Алабуга мөхтәсибәте вәкилләрен дә чакыралар. Берничә ел элек әлеге бәйсез мөселманнардан күреп мөхтәсибәт тә үз Сабантуйларын үткәрә башлаган.

Гатауллин җитәкчелегендәге мөселманнар милли хәрәкәт оештырган чараларда катнашырга тырыша. Алар арасында татар галимнәре язганнарны белү хуплана.

"Без татар икән икән үзебезнең галимнәрне белергә тиеш. Казакъ икән, ул, иң беренче чиратта, үзенекен: телен, халкының традицияләрен белсен, гореф-гадәтләрен сакласын. Исламда каршылык юк. Хорафатларга бату кирәкми. Бу турыда Ризаэтдин Фәхретдин бик яхшы итеп язган. Аның бу хакта "Ислам дине нинди дин?", "Ислам һәм иҗтимагый тормыш" дигән хезмәтләре бар. Бу әсәрләрнең өзекләре 90нчы елларда "Мирас" журналында чыкты. Шуны аерым китап итеп бастыра алмадылар.

Без чит ил галимнәрен, Сәед Нурсиларны өйрәнәбез, алары да яхшы. Әмма безнең тәрбия мәсьәләсендә Каюм Насыйриларның хезмәтләре бар. Бу милләтчелек түгел. Мин үзем Толстой әсәрләрен укырга яратам. Ислам кысаларында булган милләтчелек – ул яхшы. Ул милләтне дә саклый, башка халыкларга карата да яхшы мөгамәлә урнаштыра, берәүне дә кимсетми", ди Гатауллин.
XS
SM
MD
LG