Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:29

Башкортстанның Көнбатыш башкортлары корылтае республика руслары соборының "башкорт теле ирекле рәвештә генә укытылырга тиеш" дигән таләбен хуплый. Бу хакта "Азатлык" хәбәрчесе белән әңгәмәдә Уфадагы Көнбатыш башкортлары корылтае рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин белдерде.

Корылтай бу хакта 24 майда махсус белдерү дә кабул иткән. “Гомум белем бирү мәктәпләрендә башкорт телен ихтыяри укыту турында” дип аталган ул мөрәҗәгать Башкортстан җитәкчелегенә һәм федераль органнарга җибәрелә, ди Ринат Гатауллин.

“Руслар соборы мөрәҗәгатен тулысынча хуплыйбыз, - ди Ринат әфәнде. – Башкортстанда соңгы дистә ел эчендә гамәлгә кертелгән телләр укыту сәясәте республикада яшәүче урысларны һәм урыс булмаган башка халыкларны, шул исәптән татарларны гына түгел, ә башкортларның да бер өлешен икенче, түбәнрәк дәрәҗәдәге милләтләр сафына бастыра”.

Ринат Гатауллин фикеренчә, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге режим республиканың көнбатыш районнарындагы татар телле башкортларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү өчен тиешле шартлар тудыра алмады. “Ни өчен дигәндә, аларның телләрендә республика телевидениесендә дә, радиосында да тапшырулар юк, шулай ук китаплар нәшер ителми диярлек”, ди ул.

“Рәсми башкорт телен башка милләтләргә көчләп тагу үзен һич кенә дә акламый, - дип раслый профессор. – Мәктәп укучылары башкорт телен өйрәнгән булып кылана гына, ә шул ук вакытта бюджет акчалары юкка сарыф ителә, укучыларның вакыты һәм көче әрәмгә китә”.

Ринат Гатауллин сүзләренчә, “ул чыгымнар башкорт балаларының үзләренә тәгаенләнеп тотылса, күпкә яхшырак һәм нәтиҗәлерәк булыр иде, чөнки башкорт телен ихтыяри укыту аларның үзләре өчен аеруча отышлы”.

“Рәсми башкорт телен Башкортстандагы башка милләтләр балаларына көчләп сеңдерергә тырышу республика байлыкларын урлап талауга катнашы булган бер өер түрәләрнең кушуы буенча башланды, - ди профессор. - Әлеге сәясәтне алар, иң беренче чиратта, җәмәгатьчелекнең игътибарын республикадагы кискен социаль һәм икътисади проблемнардан читкә юнәлтү максатында файдаланды”.

Уфадагы Көнбатыш башкортлары корылтае 2006 елда төзелгән иде. Гатуллин әйтүенчә, ул бүгенге көндә республиканың 26 районы һәм алты шәһәре вәкилләрен берләштерә. Әлеге корылтайга республиканың кайбер татар милли оешмалары тарафыннан бераз кинаяле мөнәсәбәт булса да, анда танылган галимнәр һәм башка милли зыялылар әгъза булып тора. Ара-тирә милли һәм милләтара сәясәткә карата белдерүләр ясап торучы оешма бу очракта башкорт телен ихтыяри укытуны таләп итеп тә үз фикерен җиткерә.

Башкортстанда татар милли мәнфәгатьләрен озак еллар яклаучы башка татар җәмәгатьчелек оешмалары республиканың көнбатышындагы һәм төньягындагы утызлап районда күпчелек халыкны татарлар тәшкил итүен дәлилли. Алар башкорт галимнәренең бу районнарда татарлашкан башкортлар яши дигән раслауларын танымый.

Халык исәбен алуның рәсми нәтиҗәләре дә көнбатыш районнарда башкортлар яши дип күрсәтә. Моны татар оешмалары җитәкчеләре һәм татар этносәясәт белгечләре фальсификация, ялган дип белдерә һәм үз фикерләрен тәгаен фактлар белән ныгыта. Шулай итеп бәхәсләр дәвам итә һәм алар ике як галимнәре дә фаразлаганча, мәңге бетмәскә мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG