Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китап укучы юкмы, әллә язучымы?


Разил Вәлиев (с), Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин Татарстан Язучылар берлегенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау утырышында
Разил Вәлиев (с), Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин Татарстан Язучылар берлегенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау утырышында

Татарстан Язучылар берлеге еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады: яңа әсәрләр иҗат ителми, укучылар кими, китаплар сатылмый, язучылар интернетны куллана белми. 24 майда узган җыелышта Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт әйттеләр, трибунадан ләгънәт тә укылды.

Татарстан Язучылар берлеге хәзер бинабыз юк дип зарланып утыра алмый, хөкүмәт аларга иске бинаны ялт иттереп сафка бастырып бүләк итте. Ләкин 100 процентка ул эшкә җигеләме – бу сораулар тудыра. Берлек рәисе Рафис Корбан Тукай клубында оештырылган кичәләргә язучылар килми, йөрми дип зарланды. “Атна саен кичә уздырылды, язучыларның китап бәйрәмнәре оештырылды, 20 кичә булды, шалтыратып чыгабыз һәрберегезне, килмисез. Баумандагы Матбугат йортында очрашулар була иде дип хөкүмәткә зар еладык, ә хәзер бина бар, кичәләр оештырыла, килергә иренәсез.

Равил Бохараевны искә алу кичәсендә беркем булмады. Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә, оят, бары 4-5 язучы килде. Бу бит чыгымнар, ярый, хөкүмәт безгә акча бирә, быел бюджеттан өч миллион ярым сум акча бүленде, ләкин эшләп күрсәтә алырбызмы? Берлектәге лаеклы ялдагы һәр язучыга пенсиягә өстәп хөкүмәт 1 мең сум түләп барачак. Рөстәм Миңнеханов имзалады бу карарын”, дип трибунадан сөйләде ул.

“Эшлисегез килми икән, китегез!”

Рафис Корбан үз чыгышында бер ел элек сайланган Язучылар берлеге аппараты белән кәнагать булмавын җиткерде. “Узган елны остаханәләргә мине алыгыз да, мине алыгыз дип чыгышлар ясалды, ләкин бер ел узды, шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты комиссияләренә команда тупланды, ләкин утырышларга йөрмиләр! Язучылар берлегенә гариза бирәләр, ә аларның иҗатларын тикшерергә кеше табып булмый! Аллаһның кашка тәкәләре түгелсез, эшләргә теләмисез икән, алмаштырабыз сезне!” дип әрләде Рафис Корбан үз командасын.

Рафис Корбан
Рафис Корбан
Рафис Корбан үз чыгышында язучыларның заман белән бергә атламавына ишарә ясап, кабат-кабат компьютер үзләштермәгәннәрен, интернет кулланмауларын, электрон адреслары булмауларын әйтеп оялтырга тырышты. “Кулдан язып, текстны башкалардан бастыру – бу узган гасыр күренеше. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры берлек аппаратының һәрбер хезмәткәрен компьютер белән тәэмин итте. Ркаил Зәйдулла белән Вакыйф Нуриев өйрәнеп килә. Башкалар да алар артыннан калышмасын иде. Электрон адресларыгыз булса, бер-берегез белән аралашу да күңелле булыр иде”, диде ул.

Заман технологияләрен актив кулланмау язучылар берлегендәгеләрнең өлкән яшьтә булуы белән дә аңлатырга тырышалар. 325 язучыдан 210 кеше – пенсионер. Уртача яшь – 65. Аларга яңадан компьютерны үзләштерергә авыр дип саныйлар.

“Интернетны куллана белергә вакыт”

Татар язучыларыннан беренче булып үз сайтын булдырып, әсәрләрен интернетка элеп, китапларын сатучы Марат Кәбиров “бу яшькә карамый, телибезме-юкмы, югалып калмас өчен заман технологияләрен эшкә җигәргә туры киләчәк” дип саный.

“Кешеләрне заман технологияләрен кулланмый дип гаепләп булмый, ләкин телибезме, юкмы, дөнья шул якка таба бара. Иң караңгы авылларда да интернет бар, татар телле аудитория анда бар. Классик, яңа әсәрләр укыйсым килә дип керә ул. Китапларны сату системасы юкка чыкты, авыллар буйлап та һәр кеше йөри алмый, вакыты юк, матди хәленә дә бәйле, ләкин өйдә компьютер каршында, җылыда утырып кына үз укучыларың белән аралашу мөмкинлеге бар бит. Минем сайтка көненә уртача 500 кеше керә, аралашабыз, сөйләшәбез. Бер-беребезне беләбез. Әсәрләремне бушка укырлык итеп тә эләм, аларны укыйлар.

Китаплар, яңа әсәрләрне сатып алып укыр өчен www.webkitap.ru ресурсын булдырдым. Китапларны нинди форматта укырга мөмкин, шул рәвешле эләм. Уртача хакы 100-150 сум. Иң күп сатып алынган әсәрем – “Бердәнбер һәм кабатланмас”. Аннары “Күңелле табын” дигән китапны күп сатып алып укыдылар. Бер көнне йөзгә якын сатып алучы булырга мөмкин, икенче көндә унга да тулмый, төрлечә була.

Чит илдә, урыс язучылары арасында бу инде күптән уңышлы итеп кулланылган механизм. Безнең язучылар интернетны өйрәнми, ләкин кулланучылар арасында бу рәвешле сатып алуга күнегеп кенә баралар. Кешеләр арасында да электрон акча белән эш итүчеләр байтак түгел.

Табыш китерәме дигәннән, миллионлап керем юк, сайтны ясату, яшәтү дә кирәк. Ләкин бу эш җайга салыначак, дөнья шуңа күчәчәк. Бу ресурска әлегә мин авторларны, аларның әсәрләрен туплау белән мәшгульмен. Киләчәктә теләгән һәр язучы анда үзе иҗат җимешләрен элеп, сату итәргә мөмкин, үзе күзәтәчәк. Барысы да җайланган ул. Әлегә кешеләргә аңлату авыр. Электрон адреслары булмаган кешеләргә аны ничек аңлатасың? Өйрәнерләр әле. Халисә Ширмән, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Миңнуллин кызыксынды, эшли башларлар алар да”, диде Марат Кәбиров.

Бер ел элек үткән корылтай вакытында Рөстәм Миңнеханов та язучыларга татар әсәрләрен таратуда интернетны ныклап эшкә җигү турында әйткән иде. Тик язучылар, китаплары сатыламы-юкмы, күп очракта әсәрләрен китап буларак басылып чыкканын гына күрергә тели.

Matbugat.ru интернет сайтында Гөлчәчәк Галиеваның "Газзәбану" әсәрен дүрт меңнән артык кеше караган, күчереп алып укучылары да азрак булса да, начар күрсәткеч түгел. Бу “Казан утлары”нда басылып чыгу һәм әсәрнең аерым китап булып дөнья күрүеннән тыш саннар. Китап үзе дүрт мең тираж белән басылып чыккан.

“Картаябыз, яза белмибез”

Язучылар җыенында халык әдәби әсәрләр укымый дигән фикер дә әйтелде. Ләкин шул ук вакытта соңгы елларда кулга тотып укырлык әсәр дә иҗат ителмәгән диделәр.

Татар язучылары
Татар язучылары
“Китап сатылмый дисез, ә күбесенчә шигырьләр языла бит, ә аларны халык укымый, шуңа сатып алучы юк. Әнә Нәбирә Гыйматдинова белән Мәдинә Маликова зарланмый, китапларын сатып алалар. Халык егылып китеп укый торган проза әсәрен язучы юк. Гонорар аз диючеләр бар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә авыл темасына язылган проза әсәренә конкурс игълан ителде, җиңеп чыккан роман өчен 150 мең сум, бәян, повестьлар арасында беренче урын алучыга 100 мең каралган, хикәя өчен – 60 мең. Начар түгел бит. Соңыннан аны китап итеп тә чыгарырга ниятлибез. Ләкин ябырылып язучылар юк. Үзебез проза үссен дибез, үзебез булган мөмкинлекне кулланмыйбыз”, диде Рафис Корбан. Залдан “заман үзгәрде” дип кычкырдылар. Берлек рәисе: “Картаябыз, яза белмибез”, дип җавап кайтарды.

“Хөкүмәткә без кирәкме?”

Зифа Кадыйрова Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы түгел, ләкин аның китапларын бүген ябырылып укыйлар. Татарстан китап нәшриятында чират көтеп ятмый, үзе яза, үзе чыгара. “Сагынырсың, мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” дигән әсәрләр һәрберсе 10 мең тираж белән басылып, таралды. “Сагынырсың, мин булмам”әсәре Башкортстанның “Агыйдел” журналаның өч санында дөнья күрде, урысчага тәрҗемә ителеп “Сумбуль” исеме астында 3 меңлек тираж белән басылды. “Ел китабы” номинациясендә җиңеп чыкты.

Татар китаплары
Татар китаплары
“Язучы язарга гына тиеш, ул китабын ничек сатарга дип уйларга тиеш түгел, ләкин хөкүмәттән, башка кешедән көтеп утыру заманы бетте. Мин бүген язучы, йөк ташучы, машинаны кайгыртучы да, сатучы да, акчасын санаучы да. Үз акчама чыгарам, сатам. 300 сумга татар китаплары сатылмый диделәр, Бәләбәйдә 460 сум тора, Уфада 390 сум куйганнар, барысы да сатылган. Бер генә китап та калмады.

Хәзер эре китап кибетләре үзләре мине эзләп таба башлады. Әле менә Туймазы, Уфага тагын китаплар җибәрергә кирәк, нәшриятка барасы бар. Гел юлдамын. Нишлисең, хөкүмәтнең безне, язучыларны уйларга вакыты юк, аларның бездән башка да мәшәкате күп.

Китап сату системасы юк, бирсеннәр китапханәләргә сату мөмкинеген. Алар да халык килми, укымый дип зарлана. Китапханәләргә китап алырга федераль акча бүленә, күбесе минем китапларны фондка сатып ала. Ләкин кешеләр чират көтеп торасы килми, үзе укыйсы килә. Сатып бирәләр. Аларга да кеше китапханәгә килгәч, күңелле. Аннары хисаплашабыз, йә үзем барып алам, йә банка картасына салалар.

Нинди тема дип аптырыйсы юк. Кызганычка каршы, язучылар зур, саллы әсәр язам дип эшкә тотына, милләт тарихы диләр, милләт язмышы. Кешенең бүгенге тормыш турында укыйсы килә. Ник китаплар сатылмаганын артык анализлый алмыйм, проза әсәрләре аз, булганы да авыр укыла торганы бит. Шигырь китапларын да сату авыррактыр”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына Зифа Кадыйрова.

“Милләтне сары матбугат тәрбияли”

Җыелышның төп темасы әдәби тәнкыйть иде. Ул кирәкме, файдалымы, нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләделәр. Шуңамы җыелыш язучы, галимнәр бер-берсенә әдәби тәнкыйть теориясе турында лекция укыганны хәтерләтте. Совет заманнарында тәнкыйтьче, язучылар нинди хезмәт хакы, нинди социаль льготаларга ия булганны сагынып искә алып, әдәби тәнкыйть өлкәсе үссен өчен аерым журнал чыгарырга тиеш дигән фикер яңгырады.

Татар китаплары
Татар китаплары
“Казан утлары” зур авырлык белән тираж җыйганда тагын нинди аерым матбугат чарасын ачу турында сүз алып барырга мөмкин?" дип аптырады Равил Фәйзуллин. “Элек “Казан утлары”ның тиражы 400 мең иде, ә хәзер татар матбугаты 100 меңгә дә тулмый. Кемдә - 2 мең, кемдә - 5 мең тираж, “Ватаным Татарстан”ныкы - 17 мең. Халыкның зәвыгын сары матбугат төшереп бетте, авыл халкы “Безнең гәҗит”, “Акчарлак”, “Уртак түшәк” укый. Ярый авыл халкы, залда утыручыларның яртысы да язучылар булып “Казан утлары” журналын яздыртып укымауларына иманым камил”, диде ул. Залда бу вакытта “Мунча ташы” театрын ябарга кирәк, бу милләтнең “позоры, хат языйк!” дип кычкыручы булды, аны хуплаучылар да табылды.

"Сары матбугат" дип аталган һәм зәвыксызлыкта гаепләнгән шәхси гәзитләрнең күбесе бүген әдәби әсәрләр бастыра. Хикәя, повестьләр бастырган “Себерке” дип исемләнгән гәзитнең тиражы 25 мең данә.

Нурулла Гариф “Татар милләте, аның үсеше турында сөйләгәндә, үзебез татар теленә игътибарсыз бит. Язучылар берлегенең интернет сайтын гына карагыз сез! Ни урысча, ни татарча түгел. Ник татарча ачылмый ул? Менюлар татарча түгел”, дип ризасызлыгын белдерде.

“Моңа кадәр сайт гомумән юк иде бит. Моңа да рәхмәт әйтергә кирәк. Татарстан хөкүмәтенең сайтларының кайсысы татарча ачыла? Бездә икетеллелек, сайт та ике телдә, аны бер кыз алып бара, ярдәм итегез, мәгълүмат тутырыгыз”, дип җавап кайтарды Рафис Корбан.

Хөкүмәткә – рәхмәт һәм ләгънәт

Берлекнең еллык эшчәнлеге белән риза булмаучылар арасында Нәҗибә Сафина бар иде. “Тел юкка чыгып барганда, язучылары хөкүмәтнең кәнфит каптырганына рәхмәт укып утыра”, дип каршы чыкты ул.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина
“Матур купшы бина, пенсиягә өстәмә мең сум, бюджетка өстәмә миллионнар сөйләп, хөкүмәткә рәхмәт укып утырырга тиешме без? Кимендә милләт, тел турында сөйләшергә тиеш идек без. Елына бер тапкыр җыелышабыз, күрше республикадан язучылар килә, шушы ыгы-зыгы турында мактанышып утырыйкмы? Берлеккә бина биреп, матур күлмәк кидертеп, безнең тамырны кисә торган, телне яклап сүз әйтмәгән, милли мәктәпләрне кыскарткан, татар авылына ясин укыган җитәкчеләргә ләгънәттән башка сүз юк!

Татар язучысының “планка”сы югары булырга тиеш. Нинди максат, нишләргә тиешбез без бу вазгыятьтә, тел югалмасын өчен без нинди әсәрләр белән хезмәт итә алабыз? Вакыт алтын бәрабәренә бит! Без таякка таянып булса да бүген “народниклар” булып халык арасында йөрергә тиеш”, диде ул.

Балалар әдәбияты турында да сүз булды. Ленар Шәех сүзләренчә, барысы да татарча уенчык-китап сорый. Аны эшләү технологиясе Русиядә юк, моны Кытайда нәшер итәләр. Татарстан китап нәшрияты татар халык әкиятләре, Әлифба кебек китапларны бастыруга заказ биргән. Аларны укып, карап кына түгел, әкият, җырларны тыңларга мөмкинлек тә булачак.
XS
SM
MD
LG