Accessibility links

Мөселманнар Русиянең үзәк каналын экстремизмга тикшерүне таләп итә


Cарытау өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми вәкиле, мөфти урынбасары Әхмәт Мәхмәтов Русия телевидениесы үзәк каналының Орехово-Зуевода “Әл Каидә” вәкилләрен юк итү турындагы тапшыруны тикшерүне сорап хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итте. Мәхмәтов бу тапшыру экстремизм һәм динара нәфрәт тудыра дип саный. Әлеге тапшыруда Сарытау Русиядәге ваһһабилар учагы дип аталды.

“Сарытаудагы мөселманнар ачыктан-ачык эшли”, диде Мәхмәтов.

Ул дәлилсез гаепләүләр илне таркатуга китерергә мөмкин дип саный, чөнки телевидениедагы мондый белдерүләр кешеләр арасында коткы тудыра һәм динара киеренкелеккә сәбәп була.
XS
SM
MD
LG