Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: «Русиядә мәчетләр төзү елдан-ел авырлаша»


Бүген Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнар киңәшмәсе ачылышында чыгыш ясап Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәчетләрнең җитешмәү проблемасын билгеләп узды.

“Бүген безнең шәһәрләрдә мәчетләр җитми һәм бу проблема арта гына бара. Шул ук вакытта елдан-ел мәчетләр өчен җир алу һәм аны төзү өчен җирле хакимият белән уртак тел табу авырлаша”, диде ул.
Ул гәрчә урыннардагы кайбер түрәләр Русия Конституциясен бозуга карамастан, имам һәм мөфтиләрне кануни нигездә эш итәргә чакырды.

Гайнетдин бүген 20 миллионнан артык мөселманга сигез меңләп кенә мәчет барлыгын әйтте.

“Русия ватандашлары булган мөселманнар баскынчылар, куркыныч тудыручылар буларак тасвирлана”, диде ул.
XS
SM
MD
LG