Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Брежневка багышланган тактаташ кире кайтарыла


Леонид Брежнев (уртада) Кызыл мәйданда
Леонид Брежнев (уртада) Кызыл мәйданда

Мәскәүдә Советлар Берлеге җитәкчесе Леонид Брежнев яшәгән йортка аның исеме язылган тактаташ кире кайтарыла. Илдә күпчелек Брежневны бөек җитәкче дип саный.

Мәскәүдә Советлар Берлегенең элекке җитәкчесе Леонид Брежнев яшәгән йортка аның исеме язылган тактаташ кире кайтарыла.

Мәскәүдә Советлар Берлегенең элекке җитәкчесе Леонид Брежнев гомеренең соңгы 30 елында яшәгән бинага аның исеме язылган тактаташ кире кайтарылачак. Дәүләт Думасындагы бер төркем депутатның бу турыдагы тәкъдимен Мәскәү хакимияте хуплап чыкты.

Бу тәкъдимне яклаучылар тактаташның май аенда ук урнаштырылуына өметләнгән булса да, әлеге мәсьәләне күтәреп чыгучыларның берсе, Бердәм Русия депутаты Александр Хинштейн Twitterда тактаташның майда өлгермәячәген, декабрьгә, Брежневның тууына 107 ел тулган көнгә өлгерер дип өметләнүен язды.

Хинштейн әйтүенчә, Кутузов проспектындагы 26-нчы йортта торган тактаташны яңарту эше элекке тактаташны ясаган останың оныгы, сынчы Александр Рукавишниковка тапшырылган.

1982 елда 76 яшендә вафат булган Брежнев ул йортта 1952 елдан бирле яшәгән.

Брежнев үлеменнән соң тугыз ел үтүгә Советлар Берлеге дә җимерелде һәм ул йорттагы тактаташ та алынды.

Тактаташны кайтаруга каршы чыгучылар Брежневның 18 еллык хакимияте чорында диссидентларны эзәрлекләүләр, сәяси репрессияләр булды, икътисад торгынлык чорына керде, дип аның моңа лаек булмавын әйтә.

Тактаташны кайтаруга бигрәк тә “Мемориал” һәм башка хокук яклау оешмалары каршы чыга.

Людмила Алексеева
Людмила Алексеева
Мәскәү-Һелсинки хокук яклау төркеме башлыгы Людмила Алексеева Азатлыкка: “Безнең хакимиятләр совет чорын сагына. Шуңа күрә алар совет чорын сагынучы кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә карап эш итә. Минемчә үткәнгә йөз тотып эшләү җитәкчеләр өчен генә түгел, ватандашлар өчен дә иң соңгы гамәл булырга тиеш. Мин инде өлкән кеше булсам да, яшьлегем шул чорда узса да, ул чорны сагынмыйм. Мин ул уңышсыз совет экспериментыннан котылуыбызга шатмын”, диде.

Халык телендә Брежнев турында бетмәс-төкәнмәс мәзәкләр йөрсә дә, күпләр аның хакимияте чорындагы тотрыклылыкны һәм Вашингтон белән Мәскәү арасындагы киеренкелекнең бераз йомшаруын сагынып искә ала. Нәкъ шул чорда Советлар Берлегендә “Пепси” сатыла башлады.

Русия президенты Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Брежневны “ил өчен бик нык уңай” кеше дип атады.

Узган айда Русиядә Левада фикер белешү үзәге үткәргән тикшеренүдә катнашканнарның 56 проценты Бержневны ХХ гасырда Владимир Ленин һәм Иосиф Сталиннан кала иң бөек җитәкче дип исәпләүләрен белдергән.
XS
SM
MD
LG