Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Спас районы хакимияте атлы казакларны Болгар җыенына җирле үзенчәлекне күрсәтү өчен чакыра икән. Казакларның тарихта исламга, татарларга каршы булуына, хәзер дә шовинистик максатларда кулланылуына игътибар ителми.

Быел Болгар җыенына килгәннәр халык арасында йөргән ике атлы казакка да игътибар итте. Казак киемендәге тагын берәү мөселман бәйрәменә килгән балаларны ат арбасында йөртеп күңелләрен ачты.

Спас районы шурасы аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов Азатлык радиосына, казакларның Болгар җыены бәйрәменә махсус чакырылганын әйтте. "Алар күп чараларда катнашалар, үзләре дә тәкъдимнәр белән чыгалар, барсын да булдыралар, бик активлар. Без аларны үзебезнең бөтен чараларга да чакырабыз", ди Демьянов.

Демьянов сүзләренчә, әлеге казаклар хокук саклау, тәртип урнаштыру эшләрендә аз катнаша. Күп очракта яшьләр белән эшлиләр, төрле чараларга үзләрен күрсәтергә чыгалар. Демьянов казакларның чиркәү һәм христиан оешмалары белән тыгыз элемтәдә булуын әйтә.

Атлы казакларның Болгар җыенында йөрүен Азатлык видеосы теркәде. Мондый кадрлар ТНВ төшергән репортажда да бар иде. Татарстан мөфтияте җыенда казакларның йөрүен күрми калган. "Мин бу хакта беренче ишетәм, бернинди фикер дә әйтә алмыйбыз", дип белдерде Азатлыкка мөфтият вәкиле Ришат Хәмидуллин.

Нурулла Гариф

Нурулла Гариф

Тарихчы Нурулла Гариф Болгар җыенында булмаган. ТНВдагы репортаждан җыенда казакларның да йөрүен күреп тетрәнеп киткән. Моны чын оятсызлык дип бәяли ул.

"Ул атлы казаклардан куркып кешеләр дә читкә тайпылды. Мин моны хакимиятнең уен уйнавы дип бәялим. Русия хакимияте элек-электән казакларга таянган. Кавказ яклары да казаклар тарафыннан яулап алынган һәм алар ярдәмендә бастырып торганнар. Хәзерге казаклар канунсыз кораллы көчләр булып тора. Әнә шулай итеп дәүләт канунсызлыкка үзе үк этәрә", ди Нурулла Гариф.

Аның фикеренчә, казакларның Изге Болгар җирендә йөрүләренең төбендә, без монда сезгә караганда өстенрәк дип, ат өстеннән түбәнсетеп караулары да ятарга мөмкин.

"Мөселманнар изге урын дип таныган Болгар җирендә атлы казакларның күренүен милли җанлы мөселманнар махсус оештырылган провокация дип кабул итәргә мөмкин бит", дигән сорауны Азатлык радиосы Демьяновка юллады.

Евгений Демьянов

Евгений Демьянов

"Безнең район руслардан тора дип әйтергә була, халыкның 60%тан артыгы руслар. Монда төрле җирләрдән мөселманнар килсә дә, районыбызда күпчелеге руслар яши. Безнең казаклар монда яши, аларны тыеп булмый бит инде. Алар низагка керми, үзләрен пропагандаламый, үзләрен тыныч тота. Аларны мондый чараларга төрлелекне, җирле колоритны күрсәтү өчен чакырабыз да инде. Без күпмилләтле дәүләттә яшибез. Болгар җыенын оештыруда руслар да катнаша, хәзер безгә анда барып йөрмәскә мени инде?" ди Демьянов.

Казаклар Болгарда 21 майда үткән балалар чарасына да чакырылган булган. Монда бөтен республикадан җыелган 300ләп яшь башкаручының "Балалар бөек борынгы Болгар җирендә" дигән марафоны үткән иде. "Балалар да күрсен дип казакларны махсус китердек", ди Демьянов.

Болгар җыенында балаларны ат арбасына утыртып йөрткән казак киемендәге кешегә килгәндә, Демьянов әйтүенчә, аның казак оешмасына бернинди катнашы да юк. Арбаны үзе ясаган, ат тота һәм казакларга ошарга тырышып киенә.

Демьянов сүзләренчә, Спас районында бу казак оешмасының барлыкка килүенә хакимиятләрнең бернинди катнашы да булмаган.

Спас шәһәре казаклары бүлеге атаманы урынбасары Александр Клещев оешмаларының моннан биш ел элек барлыкка килүен әйтә. Элек, патша заманнарында бу якларда казаклар булу-булмауны белми ул, тарихны актармаган.

Идел казаклары гаскәренә кергән төбәкләр

Идел казаклары гаскәренә кергән төбәкләр

"Моннан биш ел элек йөрәк кушканга оештык. Без атлар үрчетәбез, Болгар шәһәрен саклыйбыз, төрле чараларда, бигрәк тә, чиркәү бәйрәмнәрендә, шәһәр көнендә, 9 майда катнашабыз", дип үзләренең төп эшчәнлекләрен саный. Спас казакларының хоры бар, төрле концертларда чыгыш ясыйлар. Клещев киемнәргә һәм башка кирәк-яракларга хөкүмәттән акча алмауларын әйтә. "Барсына да үзебез эшләп табабыз", ди ул. Клещев сүзләренчә, аларның оешмасына Спаста 18 яшьтән өлкәнрәк булган 50 ир-ат керә.

Спас казаклары оешмасы Идел казаклары гаскәренә (Волжское казачье войско) карый. Аңа Русиянең 13 төбәгендәге казак оешмалары керә. Бу оешма идарәсе вәкиле Азатлык радиосына Татарстандагы бүлекләренең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдән баш тартты һәм шунда ук журналистларны тиргәргә тотынды. “Җыен чүп-чар язасыз да, ахмаклык өстәп куясыз”, дип белдерде әлеге хезмәткәр.

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге казакларга аеруча зур игътибар бирә. Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен дә төзеде. Ул быелның гыйнвар аенда теркәлде. Казаклар, Русия православ чиркәвенең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак хупланып, төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак та кулланыла башлады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG