Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Түбән Кама шәһәрендә кайчандыр Гуантанамо төрмәсендә утырган Рөстәм Әхмәровның әтисе Салихҗан Әхмәров югалган. Аның аптыраган хатыны ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми.

1957 елгы Салихҗан Әхмәров элек Чиләбедә яшәгән. Күптән түгел никахлашкан хатыны Гөлсирин ханым Әхмәтова әйтүенчә, биш вакыт намазын калдырмаган, күптән түгел шәһәрдәге мәчеткә йөри башлаган. Аның көпә-көндез югалуын Әхмәтова ни белән дә бәйләргә белми. Сөйләшүне дә Гөлсирин ханым белән шул хакта башладык.

– Гөлсирин ханым бу хәл кайчан һәм ничек булды?

– 16 май көнне көндез унике тулгандарак ирем кибеттән кайтып килешли минем яныма эшкә керде. “Мөмкинлегең булса чыгып кер әле,” диде. Мин чыктым, аның кәефе бик әйбәт иде. Кибеттән ашамлыклар алган һәм хәзер кайтып пылау әзерләячәген әйтте һәм минем ничәдә кайтачагымны сорады. Мин алтыда кайтам, дидем һәм шул килеш эшкә кереп киттем.

Мин Ихлас бинасында тернәкләндерү үзәгендә күз күреме чикле булган әбиләргә рухи-әхлакый ял лагеренда эшлим. Шулай итеп мин кереп киттем, ул кайтып китте. Ике тулырга ун минутларда аңардан смс килде, ул анда чалбар үтүкләвен язган иде, чөнки кичен кибеткә барырга сөйләшкән идек. Шуннан соң бернинди хәбәр булмады. Мин алты тулырга биш минутларда өйгә кайтып җиттем. Без фатирны яллап торабыз. Кайтып өченче катка мендем ишекне шакыйм, ә ачучы юк. Шалтыратам, иремнең телефоны сүнгән. Безнең икебезгә бер генә ачкыч. Шуннан фатир хуҗасыннан "тагын ачкычыгыз юкмы, чөнки ирем кайдадыр киткән ахры", дип шалтыраттым. Ул күрше әбидә ачкыч барлыгын әйтте. Шулай итеп ачып кердем дә, әбигә ачкычны кире бирдем. Кердем, өйдә тәртип, бөтен нәрсә үз урынында. Плитәдә пылауга дип ит пешерелгән, өстәлдә туралган суган, кишер, помидорлар һәм дөге тора. Форточка гына түгел, тәрәзә дә ачыграк тора. Бу эссе көннәр иде. Менә хәзер кайтыр, хәзер кайтыр дип көтәм.

Тагын бер кат әйберләрне карап чыктым. Иремнең паспорты урынында. Ә гадәттә ирем бер вакытта да өйдән паспортсыз чыкмады. Мин хәтта “нигә һәрвакыт үзең белән паспорт йөртәсең” дигәч, “мин шәһәрдә әле яңа кеше, өч ай гына, шуңа туктаткан очракта паспортың булуы хәерле” дип аңлатты. Ә ул көнне аның паспорты өйдә калган, акча да өйдә, бөтен әйбер тәртиптә. Шулай итеп кичке сигез булды, тугыз булды. Ирем юк. Шуннан элек ирем калдырган номерга шалтыратырга булдым. "Әгәр мин өйдә булмаганда машина кирәк булса бу номерга шалтыратсаң, әлеге мөселман кардәшебез ярдәм итәр” дип әйткән иде. Мин ул кешедән ирем турында сораштым. Ул мин Казанда, без алай күрешмәдек диде. "Суга гына чыгып китмәгәнме соң?", ди. Шуннан карадым, чыннан да су шешәләре юк. Без суга мәчет янына гына йөрибез. Бу 15-20 минут тирәсе. Димәк, суга чыгып киткән дип уйладым.

Шулай итеп көтәм дә көтәм - унбер, унике, бер булды. Аннары инде шалтыратырга тотындым. Башта 03 хезмәтенә шалтыраттым, алар шәһәрдә тыныч булуын бернинди кешеләрне алып китмәүләрен әйттеләр, хастаханәләргә шалтыраттым, анда "иртәгә килегез, әле барлык мәгълүматны әйтә алмыйбыз” диделәр. Төнлә моргка шалтыратырга йөрәгем җитмәде. Аннары шул мөселман кардәшебез хокук саклау органнарына шалтыратып хәлне аңлатты, сезнең исемлектә юкмы дип исем-фамилиясен әйтеп сорады. Алар "юк, кайтыр" диделәр. Гариза язаргамы, дигәч тә "юк, кайтыр" диделәр.

Шулай итеп төн үтте, икенче җомга көнне эшкә кереп чыктым да хастаханәләргә киттем һәм аларны йөреп чыктым. Моргка да шалтыраттым, анда да “юк”, диделәр. Хокук саклау оешмаларында гаризамны алмадылар. Шуннан соң инде интернетта кемгә мөрәҗәгать итәргә була икән дип эзли башладым һәм “Правозащита” дигән бер сәхифәгә килеп эләктем. Алар турында мәгълүматны алып аларга чыктым. Алар гариза язарга кушты, мин язып җибәрдем. Иремнең паспорты ул вакытта үземдә иде. Паспортның фотолы битен алып җибәрдем. Шулай итеп югалганына өч көн булгач хокук саклау оешмасына бардым. Бу 19 май иде. Ә анда утыручы кеше: "Нәрсә бабай кайтмады мени?" дигән сорау бирде. Мин ул кешене күргәнем дә юк, белмим дә. Әлеге кеше гариза язарга кәгазь бирде. Мин гариза язганда өске каттан өлкән лейтенант төште. Ул исемен әйтмәде. Соңыннан гына мин аның кем икәнен аңладым. Ул "сез дөрес язмыйсыз", дип үзенең бүлмәсенә алып менеп китте. Мин мендем, ул ни булганны сораштырды, мин барысын да аңлатып бирдем.

Ә шушы хәлләр алдыннан бер-ике көн элек шундый бер күренешкә тап булдым. Үзебезнең өйдән ерак та түгел, җылы бер көнне футболкадан ике кеше йөри иде. Берсенең футболка астыннан коралы күренде. Һәм шуларның берсе "Я наблюдаю, объект на месте" дигәнрәк сүз әйтте.

– Ә сез ул чакта кайда идегез?

– Мин ул чакта урамда, Ихлас бинасыннан мәчеткә менә идем, чөнки безгә лагерь бинасын барып карарга кирәк иде. Шушы урыннан безнең өй подъезды бик яхшы күренә икән, мин моны соңыннан гына үзем анализлап утырдым.

Гаризамда да шушы хәлләрне әйтергә тырышып карыйм, әмма моңа нишләптер игътибар бирмиләр. Шул гаризаны язганнан соң, өлкән лейтенант Евсеев әйтә: "Хәзер сезнең өегезгә барабыз һәм бармак эзләре алабыз", диде. Чыннан да криминалистлар килде һәм өйдән, миннән дә бармак эзләрен алды. Һәм озак та тормыйча гади киемдәге бер кеше килеп керде. Шуннан "Ничек Гөлсирин апа хәлләрегез, нәрсә булды?" дип сорый. Ирем югалды дип әйттем. Ул үзенең кем икәнен таныштырмады. Ике китапны алдылар. "Сезгә нәрсә өчен китаплар кирәк?" дип сорадым. Алар "Сезнең нәрсә укыганыгыз белән танышабыз", диде. Бу - "Атлас Корана" һәм Мир джиннов" дигән китаплар иде. Соңыннан килгән кеше капитан Фәрхәт Сафиуллин булган.

"Менә иртәгә сәгать сигезгә минем бүлмәгә - 330нчы кабинетка килерсез", диде. "Сез миңа кәгазь калдырасызмы" дигәч, иртәгә бирермен, диде. Шулай итеп алар чыгып китте, аннары участковый килеп ул да ниндидер кәгазьләр тудырды. Криминалистлар ике күршене чакырып кул куйдырдылар. Күршеләрем берни дә күрмәгәнлеген әйтте. Аннары алар киткәч өйләрне җыештырып чыгардым, ахшам намазыннан соң тагын телефоным шалтырады. Өлкән лейтенант Евсеев тагын берничә соравы барлыгын һәм хокук саклау органнарына килергә кирәклеген әйтте. Һәм өстәп “ирегезнең паспортын алыгыз”, диде. Бардым, паспортны да алып бардым, берничә сорау бирделәр, әмма ул сорауларның, минем уйлавымча, иремнең югалуына бернинди катнашы да юк. "Кайчан таныштыгыз, кайчан никахыгыз булды" кебек сораулар иде.

Аннары күчермәсен ясарга дип иремнең паспортын сорадылар. Мин бит инде паспортның күчермәсен биргәнемне әйттем. Тагын кирәк булуын әйттеләр. "Сез миңа паспортын кире бирәчәксезме?" дидем. “Әйе бирәм” диде. Чыннан да ул аны кире кайтарды. Кичке уннарда мине кайтарып җибәрделәр. Мин кайтырга чыктым һәм бераздан мине кире чакыртып алдылар. Мин беренче катка кердем, өлкән лейтенант тагын төшкән. "Миңа ирегезнең паспортын бирегез", ди. Мин әйтәм: "Нәрсәгә ул сезгә?" дим. "Безгә аның белән эшләргә кирәк", ди. "Мин сезгә иртәгә нотариуста имзаланган күчермәсен алып килеп бирәчәкмен", дидем. "Юк, безгә төнлә эшләргә кирәк", диделәр. Паспорты юк - кеше юк. "Ертып ташларсыз", дидем. Ул инде: "Сез миңа ышанмыйсызмы әллә?", ди. "Юк, бирмим паспортын" дидем. "Менә шалтыратыгыз капитан Сафиуллинга ул бирәчәк", ди. Чөнки мин аңарга иртәгә сменагыз бетәчәк һәм сез кайтып китәчәксез, ә мин паспортны кемнән алырга да белмәячәкмен, дидем.

Шуннан соң капитан Сафиуллинга шалтыраттым. Ул иртәнге тугызга паспортны кайтарып бирәчәген ышандырды. Мин моны янымда булган бөтен кешеләр ишетсен өчен тавышын кычкыртып куйдым. “Минем бит кулымда бер кәгазь дә юк” дигәч, алар “паспортны алдык” дигән талон-уведомление бирде. Ул кизү торучы Моратов дигән кеше тарафыннан имзаланган иде. Ләкин анда берни язмадылар, мин анда үзем иремнең паспортын алдылар, иртәгә сәгать тугызга бирәчәкбез дип вәгъдә иттеләр дип өстәп куйдым.

Икенче көнне мин тугызынчы биш минутларда шул 330нчы бүлмәгә кердем. Сәгать уникегә кадәр мин шул бүлмәдә булдым, миңа югалуга катнашы булмаган төрле сораулар бирделәр. Тугыз тулгач “иремнең паспортын бирәсезме” дигән сораулар бирә башладым.

Минем телефоннан барлык шалтыратуларымның тарихын алдылар. Эш номерыннан 1 гыйнвардан 20 майга кадәр алдылар һәм шәхси номерым икенче апрельдә тоташтырылган иде, аннан 20 майга кадәр булганнарын барысын да алдылар. Шунда алар Кавказ ягына шалтыратулар булганны күрде, чөнки мин “Правозащита” оешмасына ярдәм сорап шалтыраткан идем. Шулардан ярдәм сорап шалтыраткан өчен миннән капитан Гарипов дигән кеше аңлатма язу алды. Кайдан алган мин аларның адресларын, нинди адреска хат җибәргәнне һәм барысын да бәйнә-бәйнә яздырдылар. Мин барысын да яздым һәм иремнең паспортын сорый башладым. "Безгә кирәк ул" диләр. "Сез бит кайтарырга вәгъдә бирдегез," дидем. Әмма паспортны бирмәделәр. Паспорт бүгенге көнгә кадәр аларда. Фәрхәт Сафиуллин аны кайтармады. Кемдә ул паспорт, кайда ул, иремнең эше белән кем шөгыльләнгәне, берни билгеле түгел. Хәтта иремне соңгы тапкыр мин күрдем дигәч, миңа карата бик ямьсез сүзләр әйтелде. Мин аны хәтта әйтергә дә теләмим.

– Менә бу хәлләрдән соң бер атнадан артык вакыт узды, шуннан соң нинди дә булса шалтыратулар булдымы?

– 21 майда 18.11дә (мин хәзер барысын да язып барам) шушы Фәрхәт Сафиуллин минем телефонга "ишекне ачыгыз" дип шалтырата. Мин үзем генә булганда ишекне ачмаячагымны әйттем. Ул миңа тагын "ишекне ачыгыз," диде. Аннары инде ул миңа “подъезд ишеген генә ачыгыз”, диде. Шуннан мин ачтым, ишекне бикләп аска төштем өйгә кертмәячәгемне әйттем. Ул “миңа сез кирәк түгел" дип биш кат буйлап күршеләрдән сорау алып чыкты. Шуннан соң беркемнән бернинди дә хәбәр булганы юк.

– Бу югалу Гуантанамода булган улы Рөстәм Әхмәров белән бәйле булырга мөмкин дип уйламыйсызмы?

– Әйе, улы Гуантанамода булган. Без Салихҗан белән өч ай элек кенә никахлашкан идек. Мин аның улы турында мәгълүматлы түгелмен. Интернеттан аның чит илдә икәнен генә укыган идем. Бәлкем Универсиада алдыннан шушындый хәлләр чыгадыр, чөнки интернетта Гуантанамодан кайткан егетләр белән 2005 елда Казанның меңъеллыгы алдыннан шундый хәлләр булганы язылган һәм хәзер дә бәлкем шушы кабатланадыр, әмма мин берни дә әйтә алмыйм. Бәлкем иремне дә шушы мәсьәлә аркасында тоткарлаганнардыр. Әмма көпә-көндез кеше берничек тә юкка чыга алмый бит.

– Бу хәлләрне күрүче булмаганмы?

– Өй каршында бер кеше җир казыган һәм ул якында тыныч булуын әйтте. Димәк бу хәл подъезд янында булмаган. Ирем бик сау-сәламәт, биш вакыт намазын калдырмаучы, Аллаһтан куркучы кеше. Ул элек Чиләбедә яшәгән. Күптән түгел монда мәчеткә йөри башлады. Үзе дә гадел, кешеләрдән дә гаделлек таләп итә. Берничә көн тотарлар да җибәрерләр дигән өмет белән яшим. Миңа аның паспортын алулары бик сәер булды. Хокук саклау оешмалары паспорт алганчы төрле сылтаулар табып шалтыраттылар, чакырдылар, паспортны кулга төшергәч барысы да бетте.

Мин капитан Сафиуллин сүзенә ышандым, ул бит кайтарачагын әйтте. Без бит үзебезнең хокукларыбызны да белмибез. Нәрсә сорасалар, шуны эшлибез. Алар өчен минем Кавказга хокук яклаучыларга чыгуым бик зур ачыш булды. Хәтта Сафиуллин: "Бәлкем ирегез Дагыстанга сугышырга киткәндер", дип әйтте. һәм хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итү турында аңлатма алырга кушты. Бары журналистларга мөрәҗәгать итә башлагач кына бераз кеше кебек сөйләшә башладылар, ә моңарчы бер җинаятьчегә караган кебек карыйлар һәм үз-үзләрен тотышлары да шундый иде. Аларны минем иремнең югалуы бөтенләй кызыксындырмый.

– Алар кеше югалу турында җинаять эше ачтымы соң?

– Алар ачачакбыз дип әйтте, әмма ачтылармы-юкмы анысын белмим. Миңа беркем берни әйтмәде. Хәзер миндә бернинди мәгълүмат та юк. Башта мин өйгә кайтырга да курыктым.

* * * *

Әлеге хәлләрдән соң Азатлык аңлатма алырга теләп Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итте. Анда Гөлсирин ханым белән сөйләшкән Фәрхәт Сафиуллин телефонын бирделәр, ләкин шалтыратып ни өчен кирәклеген аңлаткач, телефоннан бик дорфа рәвештә: “Ул Кавказда эш сәфәрендә", диделәр. Кайчан кайтачагын сорагач: "Бер ярты елдан шалтыратыгыз”, диде үзенең исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр.

Берничә көн элек Башкортстанда мөселманнар арасында шактый танылган Азамат Хәсәновның югалуы мәгълүм булган иде. Аның турында әлегәчә башка мәгълүмат юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG