Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

"Татар тарихы"ның яңа кисәкләре дөнья күрде


"Татар тарихы" академик басмасының алтынчы, җиденче томнары дөнья күрде. 28 майда Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында аларны тәкъдим иттеләр. XX гасырда татар милләте, Татарстан тарихы тасвирланган җиденче томда вакыйгалар артык матурлап, купшыландырып язылмаганмы дигән сораулар туа.

"Татар тарихы" – уникаль басма. Татарстан галимнәре булдырган бу хезмәткә Русиядә тиңләр юк дип әйтәләр. Һәрбер том – саллы китап. Беренче һәм икенче томы инде күптән сатуда юк. Галимнәр аларны тагын нәшер итү дигән нияттә тора, өстәмә материаллар күп, тулыландырып бастырачакбыз дип әйтелде.

“Татарлар үз тарихын үзе яза”

“Татар тарихы” җиде томнан тора, аларның өчесе китап булып дөнья күрде. Дүртенче һәм бишенчесе әлегә чыкмады. Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов сүзләренчә, “Татар тарихы” хезмәте бер-бер артлы чыгарылачак дигән максат куелмаган, чорга караган материаллар тизрәк һәм сыйфатлы туплана икән, шулар китап итеп бастырыла. Дүртенче томга тупланырлык материал вакытында табылмагач, аны нәшер итүне кичектергәннәр. Ләкин әле аны редакторлау эше бара. Бишенче томда да бәхәсле сорауларга нокта куелмаган, бу китап та үз чиратын көтә. “Татар тарихы”ның бишенче кисәгенең киләсе елга чыгуы планлаштырыла. Ә инде 2014 елда китап киштәсендә барлык җиде том да булачак дип вәгъдә итә галимнәр.

Бу проектта Казакъстан, Нидерланд, Украина, Төркия, Русия һәм Татарстаннан 70тән артык галим катнашкан.

Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин

“Татар тарихы”ның алтынчы кисәге XIX–XX гасыр башында милләтнең формалашуына багышлаган. Аның редакторы, тарихчы галим Илдус Заһидуллин “Без милләтнең формалашуы, милли үзаң, милли идеяның ничек барлыкка килгәнен фәнни яктан тасвирлый алдык”, диде.

“Йосыф Акчура татар тарихын татарлар үзләре барлап, язарга тиеш, тарихны өйрәнүчеләргә шартлар булдырырга кирәк, без үзебезнең тарихны булдырып, аны халыкка җиткерергә тиеш дип язып калдырган. Галимнәрнең хыялы тормышка ашты: тарихны татарлар үзләре яза. Бу зур хезмәтне Тарих институты башкарып чыкты.

Китапка килгәндә, без бу кисәктә мәдәнияткә зур игътибар бирдек, чөнки мәдәният аша татар милләтенең милли идеологиясе ничек туганын, милләт ничек оешканын, фәнни, милли интеллигенция формалашуын күрсәтергә мөмкинлек бар. Яңа материаллар табылды. Милли хәрәкәтнең тарихындагы яңа сәхифәләр ачылды. Самодержавие шартларында керәшен татарларына карата нинди сәясәт алып барылганы турында кызыклы хезмәтләр кертелде. 11 үзәк, төбәк, шәхси архивларның материаллары кулланылды, 100дән артык иллюстрация урын алды”, дип сөйләде Илдус әфәнде.

“Китапта кемнедер аклап, матурлап күрсәтмәдек”

“Татар тарихы”ның җиденче кисәге XX гасыр башы, совет, совет чорыннан соң татарның яшәеше, Татарстан республикасының барлыкка килүе, бүгенге көннәрдә булган тарихи вакыйгаларны үз эченә ала. Авторлар коллективында галимнәрдән тыш Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Михаил Горбачев, Олег Морозов кебек сәясәтчеләр дә бар. Китап редакторы Рафаил Хәкимов “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә “Барысы да объектив язарга тырышты. Кемнедер аклап, матурлап язу максаты булмады”, дип әйтте.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

“Әлбәттә, бу “рискованный” адым булды, үткән заманнар тарихын язу, вакыйгага бәя бирү җиңелрәк, сәяси, милли лидерлар, җитәкчелек юк, барысы да архивта калган. Ә әлеге вакытны тасвирлау катлаулы. Тарих эчендә кайнаган Русия, Татарстан җитәкчелеге исән һәм алар язганда субъективизм өскә калкып чыгу куркынычы бар иде. Экспериментка бардык, сәясәтче авызыннан үзе катнашкан, күргән вакыйга турында ишетү дә тарихта калуы зур әйбер.

Бер яклы караш булмасын, баланс саклансын өчен бу китапта галимнәрнең мәкаләләре, фәнни хезмәтләре урын алды. Алар да бәя бирде. Кызык ул. Һичшиксез, бу хезмәтне тәнкыйть итәчәкләр, нишләтәсең, кемгәдер ошамаска да мөмкин. Ләкин бу мактап язылган китаплар түгел, кемнедер аклап, матурлап язу максаты куелмады. Тарихта булган вакыйгаларны обеъктив күзлектән язу шарт итеп куелды. Күпме булдырдык, шулай килеп чыкты.

Горбачевны бу эшкә күндерү авыр булмады, теләп язды, аның фикеренә кагылмадык, үзгәртсәк дә, килешеп эшләнде. Миңа ошады, объектив язды дип саныйм. Авторларның барысына да китап бүләк ителәчәк”, диде Рафаил әфәнде.

Татарстан үрнәгендә күрше Башкортстанда да башкорт халкы тарихын язу эше башланган. Чуашлар да бу эшкә керешкән. Казакъстанда ун томлык хезмәт чыга башлаган. Русия Фәннәр академиясендә унбиш том хезмәт чыгару нияте белән йөриләр.

“Татар тарихы”ның алтынчы, җиденче кисәкләренең һәрберсе дүрт мең тираж белән басылып чыккан, сатуга чыгачак, хакы 200-300 сум тирәсе булыр дип көтелә.

Тәкъдим итү чарасында катнашучылар

Тәкъдим итү чарасында катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG